Каенсарда Тукай эзләре

2016 елның 5 августы, җомга

Каенсарда Тукай эзләре

Без, “Казан арты” тарих этнография музее хезмәткәрләре, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә үзендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләрен хәтерендә саклаучы Әтнә районы Каенсар авылында булдык.

Бу авылда шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнең әтиләре Зиннәтулла, ә әниләре башка булган сеңлесе Бибисаҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллиннар, аларның балалары яшәгәннәр.

Казанда мәдрәсә тәмамлаган 24 яшьлек Көтернәс авылы (хәзер ул Күпербашка кушылган) егете Әхмәтсафа Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы, 17 яшьлек Бибисаҗидәгә өйләнә. Әхмәтсафа зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, җор сүзле, ачык йөзле егет була. Ул башта Казанда бер байда самовар куючы булып эшли, аннан мәдрәсәгә керә. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли. Авылга өйләнергә кайта һәм Зиннәтулла хәзрәтнең икенче кызы Бибисаҗидәгә яучы җибәрәләр, кыз ярәшелә. Туй вакыты җиткәч кенә, Бибисаҗидәнең 16 яшьтә генә булуы ачыклана. Мулла, 17 яше тулмыйча никах укырга ярамый дип, туйны кичектерә. Туй бер елдан соң гына була. Әхмәтсафа Хәбибуллинны 1895 елның 19 декабрендә Каенсар авылына мулла итеп билгелиләр.

“Әтием Әхмәтсафа белән әнием Бибисаҗидәнең туйлары Өчиле авылында җыен вакытында булган. Никахны бабаем Зиннәтулла укыган һәм никахлашу турындагы документларны үз куллары белән тутырган. Туйга әнинең бик яратып якын күргән нәни Габдулла да Кырлайдан кайтартыла һәм ул апасы белән җизнәсе янында кунак булып китә. Туйдан соң әтиемне Каенсар авылына мулла итеп билгелиләр һәм алар шунда яши башлыйлар. Алардан без җиде бала туганбыз: Габделваһап, Бибимәсрүрә, Өммеһания, Солтанәхмәт, Фатыймәбикә, Нурдидә һәм иң кечкенәсе мин”,- дип яза истәлекләрендә иң кечкенә кызлары Әкълимә.

Каенсарда алар яшәгән йорт авылның уртасында мәчет белән янәшә урнашкан булган. Авылдашлары сөйләве буенча йорт зур, аның подвал өлеше дә булган. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Бибисаҗидә апаны Яшел Үзән районы Бәчек авылына алып киткәч, ул йортны сүтеп тирә-як авыллардагы мохтаҗларга утын итеп тараталар. Аннан соң ул нигезгә башлангыч мәктәп төзегәннәр, ә хәзер анда авыл китапханәсе урнашкан. Авыл китапханәчесе Дания Мөхәммәтгалиева бер ягында авыл музее оештыра башлаган, инде бик кызыклы экспонатлар тупланган.

Габдулла Тукай кайда гына яшәсә дә Каенсарны онытмаган. Анда яшәгән Саҗидә апасы белән Әхмәтсафа җизнәсенә, аларның балаларына сәлам әйтеп хатлар язып торган.

1903 елның 30 июнендә Уральскийдан Каенсарга Саҗидә апасына язган хатында: “Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә килгән вакытымда (1894 елның җәе), бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде. Исегездәме, мин икегезнең кияү белән кыз ялгыз кала торган бүлмәгә кереп чәй эчтем, әмма яшьлегемнән бер нәрсә дә аңламадым. Шәфкатьле апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Әнием үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, бары син бар идең”,– дип яза.

Ә икенче хатын: “Сезки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәлеләрнең иң ихтирамлысы булган хөрмәтле җизнәбезгә гадәттәгечә сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер догаларыгызны өмет итеп калдым. Һәм дә кадерле һәм хөрмәтле булган тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем...” – дип башлый Габдулла.

Бу хатлар белән Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган Габдулла Тукай әсәрләре тупланган 6 томлык академик басмада танышырга мөмкин. Хатлардан күренгәнчә, Габдулла Саҗидә апасын һәм җизнәсен бик олылап, якын туганнары итеп яшәгән.

Казанга кайткач, солдатка каралу уңае белән Габдулла туган якларга кайтырга әзерләнә. Өс-башын үзгәртә, туганнарына һәм якыннарына күчтәнәчләр ала. Унике ел югалып торганнан соң сынатырга ярамый, ул бит инде танылып килә торган татар шагыйре. Ул үзен Кушлавычта, Кырлайда балачак дуслары һәм Зөһрә әнисе, ә Каенсар авылында аның күңеленә “ак фәрештә” булып кереп калган Саҗидә апасы белән очрашулар көткәнен белә.

Шәфигулла Гарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International