Әнә шулай хезмәт күрсәтәләр
Миграция хезмәте бүлегенә килсәң, анда һәрвакыт чират була. Яртышар көн чират торабыз, дигән зарларны да ишетергә туры килә. Соңгы елларда электрон документ алышу юлы белән эшләре бераз җайга салынмаганмы, нигә гел чират икәнлеген белү, миграция бүлегенең нинди хезмәт күрсәтүен тагын бер кат тәгаен ачыклау максатыннан, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча миграция мәсьәләләре бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гүзәлия Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек.
– Бездә һәрвакыт чират булуның сәбәбе, мөгаен, берничә төрле хезмәт күрсәтүдә һәм кайбер төрен, кешене кабат китертеп борчымас өчен көнендә эшләп бирүдәдер. Безнең бүлекчәдә кеше даими яки вакытлыча тору урынына теркәлергә, яки төшәргә мөмкин, шулай ук паспорт бирәбез, чит ил паспортлары ясыйбыз. Бүлекчә элеккегечә эшли: сишәмбе 9.00 – 18.00 сәгатькә, чәршәмбе, җомга – 9.00 – 15.00, шимбә 9.00 – 14.00 сәгатькә кадәр кабул итәбез. Чират шуның белән дә җыелырга мөмкин: әйтик, кеше тору урыны буенча теркәлергә килә. Аның гаризасы бездә өч көн каралырга тиеш. Ләкин без шул көнне үк аның гозерен хәл итәбез. Тору урыны буенча теркәлүдән төшү дә шул көнне үк башкарыла. Кайчак шундый очраклар була — кеше бер районнан төшеп безнең районда теркәлергә тели. Төшәсе урынына барып вакыт уздырмас өчен гаризасы нигезендә без анда хат юллыйбыз һәм шул көнне үк үзен яшәү урыны буенча теркибез.
– Халык тарафыннан чит ил паспортларының озак эшләнүе, өстәвенә, хатын-кыз, ир-ат җенесләре графалары бутап язылуы да ишетелгәли...
– Чит ил паспортлары хәзер яңа үрнәктә, 10 елга бирелә башлады. Элек, чыннан да графада җенесләрне бутап язу еш очрый иде, тик соңгы 2-3 елда яңа программа урнаштырылгач, хаталар бетте. Чит ил паспортлары буенча без Арча, Кукмара, Балтач, Әтнә районнарына хезмәт күрсәтәбез. Элек тору урыны буенча гына ясалса, хәзер Россия буйлап, кайсы миграция бүлегенә мөрәҗәгать итсәң дә, ясап бирәләр. Ясау вакыты 1 ай. Гаризаларны госуслуги.рт порталы аша электрон рәвештә дә биреп була. Ләкин хаталары була икән, гаризаны алмыйбыз. Кызганыч, бездә бары тик тере чират кына, алдан да, электрон рәвештә язылып та булмый. Ләкин гаризаларны (нинди генә хезмәт күрсәтү булса да) госуслуги.рт порталы аша тапшыручылар чиратсыз кабул ителә. Ә РФ паспортларына килгәндә, 14 яше тулганнар беренче тапкыр паспорт ала. Аннан кабат 20, 45 яшь тулгач алалар. Шул яшькә җиткәч, закон буенча бер ай эчендә паспорт алмаштырылырга тиеш. Моңа исем, фамилия үзгәрүләр дә керә. Вакытында килмәүчеләргә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралган.
– Районда чит ил гражданнарының күплеге билгеле. Алар яшәгән дәвердә борчулар тудырмыймы?
– Чыннан да алар күп һәм ел саен арта баралар. Иң күбе Чөмә-Елга, Айван, Түбән Аты авылларында теркәлгән. Чит ил гражданнары безнең якларда патент белән эшли, ай саен салым түлиләр һәм вакытлыча яшәү өчен рөхсәтне ай саен озынайтып баралар. Алар катнашында моңарчы җинаятьләр эшләнгәне, проблемалар тудырылганы юк.
Розалия Зиннәтова