Арыш чәчсәң — көлгә чәч

2016 елның 26 августы, җомга

Арыш чәчсәң — көлгә чәч

Элегрәк белгечләр бәрәңге җир астында 120 көн ятарга тиеш, дип киңәш итә иде. Ул вакытта нигездә “лорх” сорты игелде, аның өчен әлеге срок кирәк булгандыр. Хәзер инде ике айда өлгерә торган иртә сортлар бар.

Шәхси бакчаларда сортлар буталып бетте, кипкән сабаклар янында яшелләре дә утыра. Инде бәрәңге алучылар да күренә.

— Мондый эссе һавада иң әйбәте — бәрәңге алу һәм салкын базга салып кую, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Рүзәл Мортазин.

Бәрәңгесен алган кешеләр белән дә сөйләштем. Ярыйсы, әйбәт, яхшы диючеләр бар. Уртачасы әйбәт дип бәялик.

“Кырлай” ширкәте бәрәңгене күптәннән ала инде. Су сиптергәч алар яңгыр көтеп күккә карап йөрми.

Район хуҗалыкларында көзге чәчү бара. “Курса МТСы”, “Татарстан”, “Северный” ширкәтләре аны тәмамлады инде. Арыш чәчсәң, көлгә чәч, диләр. Яңгырлар явар алар, әйбәт срокны гына кулдан ычкындырмаска кирәк.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International