Прокуратура аңлата
2016 елның 3 июлендәге 272нче Федераль закон белән, эш бирүчеләрнең хезмәткә түләүгә кагылышлы законнарны бозган өчен җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча, РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.
Төзәтмәләр нигезендә, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсендә хезмәткә түләү буенча тәртип бозулар өчен җаваплылык аерым урын алып тора. Мәсәлән, хезмәт хокукы мәсьәләләре кысаларында каралган теге яки бу сумманы түләмәгән яки тулысынча түләмәгән өчен, әгәр бу җинаять җәзасына тартыр- лык булмаса, яисә хезмәт хакы хезмәт законнарында күздә тотылганнан кимрәк билгеләгән өчен вазифаи затларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр; эшчәнлекне юридик шәхес төземичә башкаручыларга 1 меңнән 5 мең сумга кадәр; оешмаларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салына.
Предприятие җитәкчеләренең хезмәткә түләү өлкәсендә тәртип бозулар өчен җаваплылыгы кырыслана, чөнки хәзерге вакытта вазифаи затларга штраф күләме 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр генә.
Хезмәт хакын түләмәү яки тулысынча түләмәү һәм башка суммаларны түләмәү турындагы шәхси хезмәт дәгъвасын хәл итү өчен, акча түләүнең билгеләнгән көненнән бер ел дәвамында судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шул исәпкә эштән киткәндә исәпләнә торган сумма да керә.
Хезмәт хокукларын торгызу турындагы эшләрнең суд каравы да үзгәрә. Алар шулай ук хезмәткәрнең яшәү урынында да каралачак (моңарчы эш бирүче урынында карала иде).
РФ Хезмәт кодексының 6нчы маддәсенә дә мөһим үзгәреш кертелә, аның нигезендә, предприятиедә хезмәт хакын түләү көне эчке хезмәт тәртибе, кагыйдәләре, күмәк килешү яки хезмәт килешүе белән ул исәпләнгән вакыт беткән көннән 15 календарь көннән дә соңга калмый түләнә торган итеп билгеләнергә тиеш.
Закон 2016 елның 3 октябреннән көченә керә.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе