Барысы да халык өчен
“Идарәче компания” өчен эш елның–ел буена дәвам итә. Күпфатирлы йортларда төзекләндерү, канализация, ут, су, түләүләр – барысын да контрольдә тотарга, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга, гозерләрен үтәргә кирәк. Хәзер алда кышкы сезонга әзерлек тора. Бу өлкәдә “Идарәче компания” тарафыннан нинди эшләр башкарыла? Шушы һәм тагын берничә сорау белән без “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Алмаз Әхмәтхановка мөрәҗәгать иттек.
– Күпфатирлы йортларны көзге–кышкы сезонда файдалануга әзерләүне район һәм шәһәр башкарма комитеты даими контрольдә тота. Ул ел да расланган график нигезендә 1 майдан 1 сентябрьгә кадәр башкарыла. Аңа кадәр нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклау өчен торак йортларга техник тикшерү үткәрелә.
– Хәзер барлык йортларда да һәр фатирда шәхси ягулык казаннары куелган. Фатир хуҗалары җылыту проблемасын үзе хәл итә. Сез нәрсәләр эшлисез?
– Торак йортларны кышкы сезонга әзерләү чаралары күптөрле. Үзәктән җылытылган бер йорт (Сызганов урамы, 17нче йорт) бар, шуның җылыту системасын юдыру һәм гидравлик сынау үткәрү, түбәләрне төзекләндерү, чардакларның тәрәзәләрен ябу, кирәк урында пыяла кую, подваллардагы җиллекләрнең рәшәткәләрен, подвалларның үзләрен тәртипкә китерү, су белән тәэмин итү, канализация системаларындагы төзекләндерү таләп иткән урыннарны барлап, аларны карап чыгу, төтен юлларын, вентиляция каналларын чистарту, төзекләндерү һәм башкалар.
– Аңлашыла, барлык башкарылган эшләрне дә санап чыгу мөмкин түгел. Шулай да кайберләре белән, бәлкем, таныштырып китәрсез.
– Агымдагы төзекләндерү эшләре җәй буе барды. 1 сентябрьгә 91 проценттан артык эш башкарылды. Йортларның фундаментлары, подваллары, биналарның стеналары, фасадлары, түбәләре төзекләндерелде, су белән тәэмин итү, канализация, яктырту системалары яңартылды, ут чыбыклары алыштырылды. Иң зур күләмдәге эшләр Банк урамы, 31А йортта (цоколь ныклап төзекләндерелде, җылытылды һәм профнастил белән ябылды), Союз урамы, 23нче, Почта урамы, 16нчы йортларда су белән тәэмин итү, Зәйнуллин урамы, 2 һәм 3нче йортларда су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, Күпер урамы, 5Д йортта вентиляция каналлары һәм төтен юллары төзекләндерелде, йорт яны территорияләре каралды, чәчәкләр, агачлар утыртылды, балалар мәйданчыкларында буяу эшләре башкарылды, ком кайтарылды, машиналар кую урыннары тәртипкә китерелде, вак таш салынды.
Моннан тыш, подряд оешмалар көче белән 6 күпфатирлы йорт (Интернационал урамында 6 һәм 10нчы, Маршал Жуков урамында 5нче, М.Горький урамында 23нче, Вагыйзовлар урамында 10нчы, Күпер урамы (1нче тыкрык) 10нчы йорт нык-лап төзекләндерелде. Мөмкинлектән файдаланып подряд оешмалары җитәкчеләренә һәм коллективларына рәхмәт җиткерәм.
– Бу оешмада җитәкче булып эшли башлавыгызга ярты ел вакыт узды. Хезмәтегезнең барлык нечкәлекләрен аңларга өлгергәнсездер. Сезнең карашка бүгенге көнгә иң актуаль проблемалар нинди?
– Бүгенге көнгә ике төп проблема бар. Беренчесе – җәйге чорда су җитмәү. Бу мәсьәләне район башлыгы үзе контрольдә тота. Киләсе җәйгә бу проблема тулысынча хәл ителер, дип уйлыйм. Аннан кайбер кешеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен вакытында яки тиешле күләмдә түләмәве дә планлаштырылган эшне тулы күләмдә башкаруда тоткарлык ясый. Дөрес, без түләмәүчеләр белән даими актив эш алып барабыз. Аларга телефоннан хәбәр итәбез, суд приставлары белән рейдларга чыгабыз, суд аша мәҗбүри түләттерергә дә туры килә.
– Халыктан мөрәҗәгатьләр күп киләме һәм алар җавапсыз калмыймы?
– Мин эшли башлаган вакыттан алып 227 мөрәҗәгать килде. Барысы буенча да диярлек тиешле чаралар күрелде. Җәйге чорда халык күбрәк су мәсьәләсен күтәрде. Өске катларга да су менсен өчен күпкатлы йортларның подвалларына насослар куелды. Канализация тыгылу, подвалларда, подъездларда яктырткычларны алыштыру һәм башка төрле мөрәҗәгатьләр булды. Барлык йортларга да хәрәкәт иткәндә яна торган диодлы яктырткычлар куйдык. Бу ОДН өчен түләүләрне киметүгә китерде. Кыскасы, безнең һәр эш халык өчен башкарыла.
– Алмаз Фәритович, хезмәтегезнең бик катлаулы икәнен беләбез, киләчәктә дә эшегездә уңышлар телибез.
Гөлсинә Зәкиева