Озынайтылган көн... нәрсә ул?

2016 елның 23 сентябре, җомга

Озынайтылган көн... нәрсә ул?

Мәктәпләрдә кече сыйныфларда озынайтылган көн төркемнәре эшли. Әти–әниләр эштә вакытта дәрестән соң балалар караучысыз калмасын, вакытларын файдалы үткәрсен өчен оештырылган төркемнәр болар. Мәктәптә баланың көне ничек үтә? Алар анда дәрестән соң “шайтан чабып” кына ятмыймы? Әти–әниләрне кызыксындырган сораулар болар. Бу тема белән махсус кызыксындым.

Баласын мәктәптән алып кайтучы бер анадан:

— Нишләп кызыгызны озынайтылган көн төркемендә калдырмадыгыз? — дип сорадым.

— Мин кызымны кичкә кадәр мәктәптә калдырыр- га кызганам, — дип җавап бирде ул. — Көне буе кысан, тынчу бүлмәдә баланы чирләтергәме? Ю-у-ук...

Озынайтылган көн төркеменнән баласын каршы алган икенче бер ата:

— Бик рәхәт, — дип җавап бирде. — Җаның тыныч, балаң караулы, дәресен әзерләп кайта, түгәрәкләргә йөри.

Фикерләр төрле. Менә без Арчаның 3нче мәктәбендә.

— Мәктәптә өч озынайтылган төркем оештырылды, — дип алып керде безне бүлмәләргә директор Люция Фатыйхова. — Һәр төркемдә 25әр бала. Дә- рестән соң баланың вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен педагогка укытучы да, тәрбияче, психолог та булырга кирәк. Менә Ләйлә Ильясовна узган ел бездә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Быелгы уку елында без аны озынайтылган көн төркеменә билгеләдек. Озынайтылган көн төркемнәрендә иң көчле педагоглар эшләргә тиеш.

Мин Ләйлә Минһаҗеваның төзек җөмләләр белән матур итеп сөйләшүенә сокландым һәм мондый педагог балалар бәхетенә инде, дип уйлап куйдым.

— Миндә 1нче сыйныфлар, — дип сөйләде ул. — Саф һавага чыгабыз, ашханәдә тамак ялгап алабыз. Өй эшен башкарабыз. Рәсем ясыйбыз, кул эшләре белән мәшгульбез. Җырлар өйрәнәбез. Һәр бала белән аерым эшләргә тырышам. Эшемне һәм балаларны бик яратам. Көнне ничек үткәрү турында планны алдан төзеп куям. Атнага ике тапкыр Укучылар сарае спорт залына дәвалау физкультурасына кереп чыгалар. Анда рәхәтләнеп хәрәкәтләнәләр. Мәктәпнең үз түгәрәкләре бар — аларда шөгыльләнәләр. Күршедә генә сәнгать мәктәбе — шунда барып киләләр.

Балалар белән сөйләшәм. Сабыйлар ялганлый белми бит алар.

— Безгә монда күңелле. Дәрес әзерлибез, уйныйбыз, табышмаклар әйтәбез... — дип санап китте алар.

Икенче төркемдә быел гына эшен башлаган — Филсинә Гыйззәтуллина. Аңа уңышлар телибез.

Өченче бер озынайтылган көн төркемендә (2нче сыйныфлар) Фирая Шәрипова эшли. Тәҗрибәле педагог.

— Көн саен дәрескә әзерләнгән кебек әзерләнеп киләбез, — дип таныштырды ул үз эше белән. — Балаларның хәтта кайтасылары килми. 5 юнәлештә эшне алып барабыз: әхлак, хезмәт, физик, эстетик, экология тәрбиясе.

— Укытучыдан өлгереш, белем сыйфаты таләп ителә. Ә менә озынайтылган көн төркемендә эшләүче педагоглар эше ничек бәяләнә?

— Балаларның килүе, әти–әниләрнең дәгъвалары булмавы, класста алган белемне без бит ныгытабыз, димәк, балаларның укуында безнең дә өлеш бар.

Балалар укытучыны сырып алды һәм берсен–берсе бүлә–бүлә сөйли дә башладылар:

— Паркка чыгабыз, экскурсиягә барабыз, китапханәдә булдык...

Өйгә эшне ничек эшләүләре турында кызыксынам.

— Менә күрәсезме, өйгә эшләрен башта караламада эшләтәм, аннан тикшерәм дә, чистага язалар. Тактада бергә эшлибез. “Раскраскалар”, мультфильм дисклары алып киләм.

Район мәктәпләрендә оештырылган озынайтылган көн төркемнәрендә балаларының ни белән шөгыльләнгәне, рәсем ясар өчен кәгазь, өстәл уеннары бармы–юкмы — бу турыда әти–әниләр кызыксынамы? Ә кызыксынырга кирәк.

Беренче укытучы. Алар янәшәсенә озынайтылган төркем укытучыларын да куяр идем мин. Сез ничек уйлыйсыз?

Румия Надршина 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International