Хыяллар якты булганга хыялый иткән юллар!

2016 елның 14 октябре, җомга

Хыяллар якты булганга хыялый иткән юллар!

“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев:

— Арча районында юл төзелеше буенча башкарылган эшләр елдан–ел арта бара, ә менә юлсыз авыллар белән эшлисе бар әле. 30лап авылга асфальт килмәгән. Быел 22 объектта 458 млн. сумга якын эш башкардык. Федераль максатчан программалар һәм Татарстан Республикасының юлларга вак таш–ком түшәү, шәһәр эчендәге урамнарны асфальтлау, элек асфальтланган урамнардагы юлларны яңарту программалары нигезендә эшлибез. Быелга каралган эшләрне төгәлләдек. Августта өстәмә 4 эш килеп керде. Анысын да башкарып чыктык.

Баш инженер Рамил Галәветдинов:

— Элек сан артыннан кусак, хәзер сыйфатка күбрәк игътибар ителә. Бер көндә башкарыласы эшләрне билгеле бер нормалар буенча үтибез. Юллар ни өчен бозыла? Техника күп йөри, 60–70 тонналап йөк төягән машиналар хәрәкәт итә. Юлга көч килә. Ә конструкциясе элеккечә. Грунттан да тора ул. Бездә йомшак, кара җир. Дөрес, асфальт сыйфаты яхшырды. Элек асфальтны комлы вак таштан ясасак, хәзер Уралдан кайткан төрле зурлыктагы вак таштан эшлибез. Техникалар яхшы. Эшче көчләр җитәрлек.

Юлчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев белән очрашмый калган юк. Альберт Тәлгатович ел да һәм быел да район газетасы аша коллективны бәйрәм белән котлый, осталар турында сөйли, һәркемгә исәнлек–саулык, гаилә бәхете, авыр эшләрендә җиңеллекләр тели.

Предприятие ишегалдына керүгә биредәге тәртипкә, яшеллеккә, куак, чыршыларга игътибар итми калмыйсың. Асфальт җитештерүче завод торбасыннан күтәрелгән ап–ак парга да күз төшә. Әмма тирә–юньдә бернинди төтен исе сизелми. Җитәкче бүлмәсендә дә сүзне тәртиптән башладык.

— Эшкә караш бик нык үзгәрде, — дип сөйләде Альберт Тәлгатович. — Кая ул элекке еллардагы кебек эшкә килеп эчү?! Һәркем үз эшенә җитди карый. Хезмәт алдынгылары турында сөйли башласаң, барысын да атап үтәсе килә. Әмма алар күп — 251 хезмәткәр, 150се — Арча районыннан.

Һәр коллективка яхшы белгечләр кирәк. Биредә бу мәсьәләне ничек хәл итәләр?

— Казанда “Татавтодор” җәмгыяте белгечләре Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыталар да, — дип сөйләде Альберт Тәлгатович. — Алар студент эскәмиясеннән үк юл төзелеше буенча булдыклы, акыллы егетләрне сайлыйлар һәм, укуны тәмамлагач, “Татавтодор” җәмгыяте системасында эшләргә чакыралар. Практикага безгә кайткан егетләр төрле яктан әзерлек үтә.

— Ә йөк машиналары, тракторларны иярләүче һ.б. һөнәр ияләренә тәртипле һәм эшчән булу гына аз сыман хәзер.

— Гади хезмәт кешесенә дә интеллект кирәк. Алардан заманча технологияле производство бүген югары фикерләү сәләте һәм акыл сорый.

Предприятиенең өметле яшьләре турында озак сөйләп булыр иде. Шундыйларның берсе — 29 яшьлек баш энергетик Динар Нуриәхмәтов турында җитәкче:

— Эшкә немец белгечләреннән өйрәнеп калды, — диде.

Динар Булатовичны без асфальт заводында очраттык.

— Арчаның 1нче мәктәбендә укыдым, — дип сөйләде ул үзе турында. — Казан дәүләт энергетика университетын тәмамладым. Электр җиһазлары буенча инженер белгечлеген алдым. Соңыннан шушында ук икътисад һәм идарә бүлегендә дә белем үзләштердем. Коркачыктагы кирпеч заводында электр белән монтажлаучы булып эшләдем. Бу миңа эшкә өйрәнү өчен әйбәт булды. Чөнки анда да Германия җиһазлары иде. 2010 елда “Татавтодор”ның Арча филиалына электр хуҗалыгы инженеры булып кайттым.

— Биредә автоматлаштырылган куәтле завод эшли. Ә ул зур белем сорый торгандыр.

— Мондый заводлар югары дәрәҗәдәге белем таләп итә. Мин уку йортын үзем сайладым һәм теләп укыдым. Үз эшемне яратам, чөнки мин аны яхшы беләм. Уку йортларын әти–әни теләге буенча сайламасыннар иде. Россия белгечләр белән тулган. Әмма аларның күбесе үз урынында түгел. Һәркем уку йортын үзе сайлап, аны тәмамлагач, белгечлеге буенча эшләсен. Мин үземне үз урынымда, дип саныйм.

“Вольво” йөк машинасында Әнвәр Нуретдинов, техника төяп, ишегалдына кайтып туктады. Тамак ялгап алганнан соң, тагын юлга кузгаласы.

— Сабага барыш, — диде ул.

Әнвәр Себердә эшләп кайткан. Юл эшендә 7 ел. Элек “КамАЗ”да эшләгән. Чит ил машинасын безнеке белән чагыштырып булмый инде, ди. Эш шартлары турында кызыксынгач:

— Киендерәләр, ашаталар, кирәк икән, душ та бар, гараж җылы, машина төзек, эшлә генә, — дип сөйләде ул күтәренке рухта. — Аллам сакласын, эш вакытында эчеп йөреп булмый. Гел шулай эшләп торырга язсын!

Экскаваторда эшләүче Илфат Галиәхмәтов күрше Биектау районыннан. Ул өйләнеп, Арча районында яши башлаган.

— Ни өчен Арча районына күчеп килдегез? — дип сорадык без аннан.

— Арча яшәр өчен уңайлы һәм матур шәһәр, — дип сөйләде Илфат. — Эшем дә әйбәт. Хатыным да шушы яктан. Фатир алдык. Мин тормышымнан канәгать.

Автогрейдер машинисты Камил Гатауллиннан:

— Быел эш күп булдымы? — дип сорыйбыз.

— Ел да бездә эш күп, — диде ул. — 8 ел шушында эшлим. Үзем Өчиледән. Мәтәскәдә йорт салып чыктык. Ә техникага 3 сыйныфта укыганда ук абыйга ияреп өйрәндем. Башта колхозда, аннан Казанга йөреп эшләдем. Ниһаять, эшемне юл төзелешендә таптым.

Предприятие җитәкчесе Альберт Сафиевтан проблемалар турында да сораштык. Уйланып торганнан соң ул:

— Сентябрьдә берөзлексез явып торган яңгырлар бераз комачаулады, — диде.

Юл эше иң авыр хезмәтләрнең берсе. Без юлчыларга исәнлек–саулык, сабырлык һәм иминлек телибез.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле юлчылар!

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International