“Эштән азат ителгән вакытта хезмәт кенәгәсен бирмәскә мөмкиннәрме?”

2016 елның 21 октябре, җомга

“Эштән азат ителгән вакытта хезмәт кенәгәсен бирмәскә мөмкиннәрме?”

Бу сорауга юрист Хәлиуллина Гүзәл Ринат кызы җавап бирә:

—Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 84.1 маддәсе таләпләре хезмәткәр белән хезмәт килешүе таркатылган очракта, эш бирүчегә хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен бирү бурычын йөкли. Шул ук вакытта эш бирүче инициативасы белән хезмәт килешүе таркалу очрагы (хезмәткәр өчен тискәре сәбәпләр аркасында, мәсәлән, җитмәүчелекне ачыклау), хезмәт кенәгәсен тоткарлау яисә бирмәү өчен сәбәп була алмый.

Шулай ук хезмәткәр обходной кәгазьне, эшләрен тапшыр- маган, матди кыйммәтләрне югалту сәбәпле, эш бирүчегә салынган зыянны түләмәгән һәм башка очракларда да эштән китүче хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен бирү бурычы саклана. Эштән киткән көнне хезмәткәр эш кенәгәсен ала алмаган яисә алудан баш тарткан очракта, эш бирүче әлеге хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен алып китү кирәклеге турында язмача хәбәрнамә җибәрергә яки аны почта аша җибәрергә ризалык алырга тиеш. Хезмәткәрнең чираттагы ялдан соң эштән китү очрагында, ялның беренче көне алдындагы эш көне соңгы эш көне булып санала. Шуңа күрә эш бирүче, хезмәткәрнең ялга китүе алдыннан, эштән азат итү турында боерык игълан итәргә һәм хезмәт кенәгәсен бирергә бурычлы (РФ Конституциясе Суды Билгеләмәсе, 25 февраль 2016 ел, №298–0).

Эш бирүче тарафыннан хезмәткәргә бәйле булмаган сәбәп-ләр аркасында эштән киткән хезмәткәргә хезмәт кенәгәсе бирү тоткарланган очракта, эш бирүче әлеге хезмәткәргә бөтен тоткарланган вакыт өчен дә алынмаган хезмәт хакын түләргә тиеш була (РФ Хезмәт кодексының 234нче маддәсе). Бу очракта дөреслектә хезмәт кенәгәсен хезмәткәргә тапшыр-ган көн эштән азат ителү көне итеп санала, ә эштән азат итү турындагы алдан кертелгән язмалар яраксыз дип таныла (2003 елның 16 апрелендәге 225нче номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган “Хезмәт кенәгәләрен язу (алып бару) һәм саклау, хезмәт кенәгәләре бланкларын әзерләү һәм алар белән эш бирүчеләрне тәэмин итү кагыйдәләре”нең 35нче пункты).

Шулай итеп, эш бирүченең хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен тоткарларга яисә аны бирүдән баш тартырга хакы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International