Рәсем бәйгесе « Минем энием»

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

       Халыкара Эниләр көне алдыннан “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагоглары 01 нче ноябрьдән 21 нче ноябрьгә кадәр “Минем әни” исемле балалар рәсеме конкурсы үткәрделәр.

       Чарада катнашучы 12-15 яшьтәге күп балалы, тулы булмаган һәм ведомствоара исәптә торган яшүсмерләр  “Мин әниемне яратам”, “Әни һәм сабый”, “Минем әнием иң әйбәте”, “Без әни белән дуслар”, “ Гаилә учагы саклаучы” исемнәре астында үзләренең иҗади эшләрен тәгъдим иттеләр. Бәйгедә катнашучылар рәсем аркылы әниләренә мәххәббәт һәм рәхмәт хисләрен җиткезә алдылар.

        Конкурста җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, ә иң яхшы иҗади эшләр “Мәрхәмәтлек үзәге”ндәге күргәзмәдә  тәкъдим ителделәр.    

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International