Эшмәкәргә – яшел юл
Үрнәк агросәнәгать көллияте укучылары белән бизнес турында сөйләшкәндә кызыклы видеофильм күрсәтелде. Бакча балаларын сөйләштерделәр.
– Кем ул эшмәкәр?
– Көнбагыш үстереп, әбиләрдән саттыручы.
– Зур корсаклы, бөдрә чәчле.
– 3 сумга кием ала, 100 сумга сата.
– Әни өйдә аш пешерә, ә кызыл тырнаклы апа эш...эшкәмәрлек белән шөгыльләнә.
Килешерсез, нәниләрнең күзаллавы дөреслектән бик ерак тормый. Чыннан да, кем ул эшмәкәр? Бизнесмен булу өчен эшне нидән башларга? Нәкъ менә шул турыда сөйләшү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин, “Эшмәкәрләргә ярдәм итү” үзәге җитәкчесе Лилия Сафиуллина, районның туризм үзәге җитәкчесе Лиана Калинина “Бизнес һәм яшьләр” программасы белән Үрнәк агросәнәгать көллиятенең 4нче курс укучылары белән очрашты. Олег Спичкин районның социаль–икътисади үсеше, якын елларда нинди җитештерү объектлары төзеләчәге, эш урыннары булачагы хакында сөйләде, яшьләрне районда калырга һәм үз эшләрен булдырырга өндәде. Берничә районга хезмәт күрсәтүче Арчадагы “Эшмәкәрләргә ярдәм итү” үзәге җитәкчесе Лилия Сафиуллина:
– Сораулар белән турыдан–туры безгә килә аласыз. Телефон: 89050392305, – диде.
Лилия Сафиуллина дәүләт программалары һәм районда ничек итеп бизнес белән шөгыльләнеп булуы хакында сөйләде. Яңа эшкә тотынган фермерлар, гаилә фермаларына килешү буенча лизинг җиһазын алганда аванслата түләүнең 70 процентына кадәр субсидия бирелә. Фермерларга – 1 млн. сумга кадәр, гаилә фермаларына – 3 млн. сумга кадәр. Башка төрле продукция җитештерергә алынган эшмәкәрләргә 1 млн. сумга кадәр (лизинг җиһазын алганда авансның 45 процентына кадәр) субсидия каралган. “Үз эшен башлап җибәргән фермерларга ярдәм итү” программасы буенча 90 процентка кадәр дәүләт субсидиясе бар. Грант суммасы 1,5 млн. сум. Ә гаилә фермаларын тотучыларны дәүләт 60 процентка кадәр субсидияли. Грант суммасы 5 млн. сум. Тагын бер әһәмиятле хәбәр: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 60 төрле юнәлеш буенча бизнес өчен әзер документлар җыелмасы булдырган. Комплектта бизнесны башлап җибәрүчеләргә бушлай инструкцияләр, бизнес–планнар, элемтәләр, барлык эш барышы язылган мәгълүматлар тәкъдим ителә.
Яңа гына республикада 4 меңнән артык эшмәкәр һәм үз эшен башларга җыенучылар (безнең районнан 149 кеше) “Бизнес–класс” проектында катнашты, белем алды. Матбугат конференциясендә Президент Рөстәм Миңнеханов:
– Тиздән кече һәм урта бизнес системасында яңа программа булачак, – диде. – Эшмәкәргә 5 процентлы кредит алу мөмкинлеге тудырылачак.
Лиана Калинина районда туризмны үстерү турында сөйләде.
Бизнеска өйрәтәбез, дип торганда, аз процентлы кредит, субсидия бирелсә, тәвәккәлләргә була. Үрнәк агросәнәгать көллиятендәге сөйләшүдән соң кайберәүләрдә үз эшен башлап җибәрү теләге туган. Шундыйларның берсе Алия Гарифуллина:
– Пешерергә яратам, – ди. – Гомуми туклану технологы һөнәре алуыма сөенеп утырдым. Алла боерса, Арчада һөнәрем буенча үз эшемне ачып җибәрергә уйлыйм. Бүген яңа идеяләр туды.
Уңышлар телибез!
Румия Надршина