Максатлары – халык ышанычын саклау
“НАСКО” акционерлык җәмгыяте* оешуга 20 ел тулды. 10 ноябрьдән “НАСКО” иминият компаниясе генераль директоры Эдуард Кабаков Татарстан иминиятләүчеләр союзы президенты итеп билгеләнде. Арча территориаль идарәсе һәр юбилейга бер сюрприз әзерли. Бу юлы ул аеруча зур һәм үзенчәлекле – быел “НАСКО” акционерлык җәмгыятенең Арча территориаль идарәсе яңа бинага күчте. Хәзерге адресы – Арча шәһәре, Комсомол урамы, 7нче йорт.
Хәер, моны әйтеп тору ул кадәр мөһим дә түгелдер. Чөнки иминият компаниясенең тугрылык- лы клиентлары күп булган кебек, аңа ышаныч белдерүчеләр, нәкъ менә шушы компанияне сайлаучылар да җитәрлек.
– Мин “НАСКО”га ике ел элек килдем. Гаиләне иминиятләдем. Беренче елны ук кулымны сындырдым. Үзем дә көтмәгән идем, 4 мең сумга якын акча алдым, – ди Арчадан Гөлзия Хәйруллина. – Тагын шунысы ошады, әллә никадәр документлар җыярга да туры килмәде, бар да урында хәл ителде.
– 26 октябрьдә йортыбызга зур зыян килде, – диде махсус рәхмәт сүзләре җиткерергә дип территориаль идарәгә килгән Яңа Чүриледән Фәния Хәбибуллина. – “НАСКО” компаниясе хезмәткәрләре шул ук көнне килеп карады. Берничә көннән акчасын да алдык. Түләгән суммадан да, тиз арада хәл итүләреннән дә, безгә карата мөнәсәбәттән дә канәгать калдык. Бик зур рәхмәт. Эшләрендә уңышлар телим.
Мондый мисалларны тагын да китерергә булыр иде. “НАСКО” – региональ дәрәҗәдәге милли иминият компаниясе ул. Территориаль идарәнең үз районыбызда булуы халык өчен дә бик уңай. Агентлары да таныш, түләүләр дә яшәгән урында һәм үз вакытында бирелә. Иң мөһиме – сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Кайчан килмә, биредә якты йөз белән каршы алалар, аңлаталар, киңәшләрен һәм сорауларыңа тулы, аңлаешлы җавап бирәләр. Халык белән генә түгел, юридик затлар белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Зур оешмаларның да биредә иминиятләнүе – компаниягә ышаныч белдерүе.
– Безнең бурыч шул яуланган ышанычны саклап калу, – диде Арча территориаль идарәсе җитәкчесе Рәмзил Рамазанов. – “НАСКО” милли иминият компаниясенең бүгенге көндә 900 миллион сум устав капиталы бар. Ышаныч рейтингында да ул югары дәрәҗәне били. Безнең территориаль идарә буенча гына да быел 10 айга 55 миллион сум иминият акчасы түләнде.
– “НАСКО” иминият компания- сенең башкалардан аермалы буларак тагын бер зур өстенлеге – килгән зыянны көйләү буенча бүлекнең үзендә булуы. Документларны үзебездә кабул итәбез, теркибез, бәйсез эксперт белән элемтәгә керәбез, урыннарга чыгабыз, исәп–хисап ясыйбыз, акча күчерәбез. Арчадагы барлык банклар белән дә эшлибез. Тизрәк булсын өчен башка районнардан документларны башта онлайн–режим аша җибәрәләр, оригиналларын аннан соң барып алабыз. Безнең бурыч – вакытында бөтен эшне бетереп, иминиятләнүчегә килгән зыян өчен акчаны тиешле срокта кайтарып бирү. Максатыбыз – кеше безнең хезмәттән канәгать калсын, югалтуларны каплау алар өчен мөмкин кадәр файдалы булсын. Алар болай да авыр хәлдә кала. Бу бигрәк тә янгыннан зыян күрүчеләргә кагыла. Хәер, юл һәлакәтенә очраса машина да, үлеп китсә терлек тә кеше өчен зур югалту. Шуңа аларга ничек мөмкин, шулай ярдәм итәргә тырышабыз, – диде шушы бүлек җитәкчесе Айрат Хәбибуллин.
Юбилей уңаеннан территориаль идарәнең үткәненә күз төшереп алыйк әле. Беренче карашка ук аның үсешен күзалларга була. Арча районында ул 13 ел эшли. 2003 елда филиал буларак ачыла, бер елдан ук инде территориаль идарә буларак 4 районны – Арча, Кукмара, Балтач, Теләче – берләштерә. Ә бүген шуңа Саба белән Әтнә районнары һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре дә өстәлгән.
– Бүгенге көндә барлыгы (башка районнарны да кертеп) 187 агентыбыз, 82 штаттагы хезмәткәребез бар, – диде Рәмзил Рамазанов. – Кадрларыбыз белән горурлана алабыз. Алар һәрберсе бик тырыш, эш өчен бөтен көчен куя, барысы да мактауга лаек. Иминиятләү буенча өлкән белгеч Луиза Шәйхетдинова, иминиятләү буенча әйдәп баручы белгеч Марат Камалов, килгән зыянны көйләү бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, икътисадый куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, агентлар Рәзилә Гомәрова, Илдус Бәхтияров, Әлфия Сәмигуллина, Нурсөя Якупова, Илфар Сәгыйтов, Лилия Шәяхмәтова, Нәзирә Сабирова, Нурия Мәгъсумова, Асия Сабирова, Рәмзия Миначетдинова озак еллар иминиятләү өлкәсендә эшләп, аның асылын бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштереп өлгергәннәр. Аларны беләләр, аларның үз клиентлары, үз эш алымнары бар. Коллективка килгән яшьләр дә өлкәннәрдән үрнәк ала, тәҗрибәле остазларыннан калышмаска тырыша.
Гөлсинә Зәкиева