Әтилектән баш тарта аламы?
Редакциягә хатын–кыз, бала әнисе түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте: “Минем икенче ирем баламны уллыкка алды, ә хәзер әтилектән баш тартырга тели. Бу мөмкинме?”
Бу сорауга юрист Хәлиуллина Гүзәл Ринат кызы җавап бирә:
— РФ Гаилә кодексының 47нче маддәсе нигезендә, ЗАГС органнары тарафыннан законда билгеләнгән тәртиптә баланың әти–әнисен туу турындагы китапка теркәү баланың тууына дәлил булып тора. РФ Гаилә кодексының 52нче маддәсе нигезендә баланың әтисе (әнисе) турындагы язма суд тәртибендә генә дәгъва ителергә мөмкин. Баланың әтисе яки әнисе дип язылган, яисә баланың үз әтисе яки әнисе булып килгән кешеләр, шулай ук балигъ яшенә җиткән бала үзе, баланы тәрбиягә алучы, суд тарафыннан хокукка сәләтсез дип танылган ата–ананың опекуны әтилекне (әнилекне) дәгъва итәргә хокуклы.
Аталыкны дәгъвалау турындагы эштә ун яше тулган баланың фикере исәпкә алынырга тиеш (РФ Гаилә кодексының 57нче маддәсе).
Шуның белән бергә, балалар мәнфәгатен яклау максатында аталык (аналык) язуларын дәгъва итү хокукын гамәлгә ашыру чикләнгән. Әгәр теркәлү вакытына әлеге затка баланың үзенеке түгеллеге билгеле булса, әтилекне дәгъва итү таләпләре канәгатьләндерелми, чөнки әтилеген рәсмиләштерергә карар кабул иткәндә ул үзе өчен булачак нәтиҗәләрне исәпкә алган дип күздә тотыла.
Шулай ук әгәр дә ир кеше тормыш иптәшенә ясалма йөклеләндерү яисә эмбрионны күчереп утыртуга язмача ризалык биргән булса, мондый ысулларны кулланганда әтилекне дәгъва итәргә сылтау итү тыела. РФ Гаилә кодексында баланың әти–әнисен балага кагылышлы булган затлар (шулай ук суррогат әни) ризалыгыннан туган балаларны теркәү китабына теркәгәннән соң, дөреслектә суррогат әни тарафыннан дөньяга китерелгән бала турында бәхәсләр тыела.
Суд тарафыннан әтилекне дәгъва итү таләпләре канәгатьләндерелгән очракта, ЗАГС органнары туу турындагы акт язмаларыннан баланың ата–ана турындагы алдагы мәгълүматларны үзгәртергә тиеш.
Югарыда язылганнардан чыгып, баланың биологик әтисе булмаган, ә уллыкка алган әтигә беренче кабул иткән карардан соң ирекле рәвештә үзгәртүләр кертү яки ЗАГС органнарына бирелгән, хөкүмәт теркәве үткән әтилекне раслау гаризасын кире кагу тыела.