Шахмат ярышы нәтиҗәләре

2016 елның 2 декабре, җомга

Шахмат ярышы нәтиҗәләре

Ашытбаш мәктәбендә район укучыларының “Төньяк балкышы” ачык шахмат турниры уздырылды.

Ярышларда Әтнә һәм Балтач шахматчылары да катнашты. Ярышларны Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры Сөләйман Галиуллин һәм Ашытбаш мәктәбе физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов оештырды. Барысы 15 команда катнашты. Республика күләмендәге дәрәҗәгә ия булган бу турнир түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамланды: Әтнә районы шахматчылары (тренеры Раил Шакиров) 1нче урынны, Ашытбаш мәктәбе укучылары (Сөләйман Галиуллин) – 2нче, Шушмабаш мәктәбе (Рәҗәп Вилданов) – 3нче, балтачлар (Ландыш Гарифуллина) – 4нче, Арча шәһәре җыелма командасы 5нче урынны алды. Башлангыч мәктәпләр арасында Пөшәңгәр мәктәбеннән Гөлсинә Мәгъсумова җитәкләгән команда билгеләп үтелде.

Мәктәпләр арасында “Иң яхшы үсеш” номинациясендә Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллин җитәкләгән команда 1нче урынга чыкты. Турнирның иң яхшы уенчысы исеменә Яңа Кенәр мәктәбе укучысы Гүзәл Төхвәтуллина лаек булды.

Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән уенчыларны да әйтеп үтәсе килә. Алар: Ашытбаш мәктәбеннән Илгиз Ибраһимов, Айзирә Хәкимова, Илфат Шәрипов, Шушмабаш мәктәбеннән Айгөл Фәттахова, Яңа Кенәр мәктәбеннән Гүзәл Төхвәтуллина, Арчадан Нияз Галәветдинов, Яңа Кырлай мәктәбеннән Фирүзә Минҗанова, Пөшәңгәр мәктәбеннән Алинә Галәветдинова һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International