Безнекеләр башкаларны өйрәтә
Арчада “Мәгарифтә хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру факторы буларак информатизацияләү” темасын үз эченә алган республикакүләм семинар узды. Семинар интернет челтәрендә соңгы елларда кулланыла башлаган яңа технологияләрнең безнең районда кулланылышын башка районнарга да күрсәтеп тәҗрибә уртаклашу иде.
Семинарның Арчаның 2нче мәктәп базасында узуы мәктәпнең өстенлекле булуында. Биредә укучыларга сыйфатлы белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Укытучылар да белгәннәре белән генә тукталып калмыйча, гел яңалык үзләштереп, укучыларына өйрәтергә ашыга. Семинар кунаклары әнә шундый яңа технологияләр белән эшләүче укытучыларның дәресләрен карады.
Түбән Мәтәскә мәктәбе укытучысы Илназ Гыйбадуллинның осталык дәресләрендә республика укытучылары үзләре укучылар булып алды, дәрестә Илназ тест ярдәмендә QR-код кулланып (аларны һәр укучыга аерым штрих-кодлар белән компьютер бирә, җавапны шул кодларны күрсәтеп бирәләр) укучыларның белемен тикшерде. Дәресләрдә укытучы мондый ысулны еш куллана икән. “Бу уку елыннан дәресләрдә шушы системаны куллана башладык. Дәрес башланыр алдыннан 3-4 минутта укучыларның белемен тикшереп алуны гадәткә керттек. Укучылар да ярата бу ысулны, дәрестә кызыксынулары арта. Укытучы өчен файдалы ягымы? Дәфтәр тикшерү азая, укучының теманы нинди дәрәҗәдә аңлавын билгеләп була. Чөнки кемнең дөрес яки начар җавап биргәне шундук экранда барлыкка килә”, — ди ул. Шушы көннәрдә билгеле булды, укучыларның цифрлы грамоталыгын арттыру максатыннан уздырылган “Интернетны өйрән — аның белән идарә ит” дигән илебезнең 15 меңнән артык укучысы катнашкан мәгариф проектында Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары призлы урын яулаган.
2нче мәктәпнең рус теле дәресендә дә тест рәвешендә Lecture Racing программасы кулланыла. Укытучы Гөлнара Гыйниятуллина укучылардагы гаджетлар ярдәмендә аларның белемен тикшерү ысулын күрсәтте. Әйтик, экранда сорау һәм берничә вариантта аның җавабы бирелә. Укучылар смартфоннарындагы махсус программа ярдәмендә сорауга җавап бирә. Кемнең ничек җавап бирүе шундук экранда барлыкка килә. 23 ел балаларны белем серләренә төшендерүче Гөлнара Илдус кызы бу ысулны бер төшенеп алгач бик уңайлы булуын әйтә. “Биремнәрне алдан өйдә эшләп алып киләм, — ди ул. — Балалар бик ярата мондый дәресләрне”. Балаларга дәресләргә гаджетлар алып килү тыела бит, дигән сорауга аның җавабы бар: “Мин аны төп дәүләт имтиханына әзерләнү дәресләрендә, электив курсларда гына кулланам”.
Замана технологияләре кулланып укытуга интер- актив такталарның да ярдәме зур. Мәсәлән, Арчаның 1нче мәктәбеннән логопед Татьяна Җамалиева һәм психолог Гөлнур Сәмиева балаларны интерактив тактага кагылу ярдәмендә аларның аңына тирәнтен сеңеп кала торган ысулны куллана: такта “сөйләшеп” җавабыңны да дөресли, “аңлата” да. Икенче мәктәп укытучысы Наилә Прыткова да тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә интерактив тактадан еш файдалана. Аны кулланып эшләнгән биремнәр укучыларга теманы тизрәк төшендерә дип саный.
Ачык дәресләрдән соң түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә һәр район вәкиле үзләрендәге интернет мөмкинлекләрне кулланып башкарган хезмәтләре турында сөйләде. Әмма арчалыларның мондый эш ысулын алар һичшиксез үзләренә тәҗрибә итеп кулланачак. Чөнки биредә һәркемгә аңлаеш- лы итеп программаларны ничек, кайдан алып булуы турында әйтелде, аңлашылып бетмәгән сорауларга ачыклык кертелде. ТР мәгарифне үстерү институтының заманча укыту технологияләре кафедрасы укытучысы Анна Рябова да арчалыларның тәҗрибәсен республиканың барлык районнарына кертү яклы. Үрнәк булучыдан үрнәк алырга кирәк. Афәрин!
Розалия Зиннәтова