“Педагогик осталык баскычлары”

2016 елның 9 декабре, җомга

24 ноябрьдә Арча педагогика көллиятендә “Педагогик осталык баскычлары” дип исемләнгән башлангыч сыйныфларда укыту элементларын үз эченә алган II Республика һөнәри конкурсы узды.

Бәйгедә рус һәм татар телләрендә белем алучы республиканың Арча, Казан, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллы педагогика көллиятләреннән чыгарылыш төркеменең 10 студенты көч сынашты.

Беренче этапта студентлар “Ышанам: мин яхшы укытучы булачакмын!” темасына визит карточкасы тәкъдим итте. Шулай ук әйләнә-тирә дәресеннән фрагмент күрсәттеләр, “5 минут өйрәтәм” конкурсында тиз арада төрле кул эшләре башкардылар.

Рус телендә белем алучылар арасында Арча педагогика көллиятеннән Айгөл Миндубаева 2 урынга, татар телендә белем алучылар арасында Сылу Селедченко 2 урынга, Руфия Хисмәтуллина 3 урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International