Итне кая куясы?

2016 елның 9 декабре, җомга

Итне кая куясы?

Шушмабашта депутат белән очрашу җыелышында бер агай сүз алып, ник авыл кешесен мыскыл итәләр, күпме хезмәт куеп үстергән үгезеңне дә үзең суеп сата алмыйсың, Казанбашка алып барсаң ярты үгезең китә, дигән иде.

Мин бу турыда район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахмановка сөйләдем.

— Менә берәүнең абзарында зур, көр үгез тора дип күз алдына китерик, — диде ул. — Хуҗа кеше тагын да симерсен дип чиләге белән он сала. Иртән чыкса теге маемлаган, бөтенләй ашамый бу. Шуннан нишли инде хуҗа? Ябыкмасын дип тизрәк сую ягын карый. Итен үзенә калдыра, артканын күчтәнәчкә бирә, сата. Ә бу терлектә берәр төрле хәтәр авыру булса? Нәкъ менә кеше сәламәтлеге турында кайгыртып эшләнде инде ул сугым цехлары. Анда безнең махсус табиб–эксперт бар. Ул китерелгән терлекне килгәч тә, суйгач та яхшылап тикшерә, шуннан соң гына белешмә бирә, келәймә суга.

— Ярар, монысы сатарга дигән малга кагыла. Ә менә үзеңә дип суйган итне дә, күңелдә шик калмасын өчен, ветеринар чакыртып тикшертеп буламы?

— Була. Участок ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул килә, карый, бу хезмәт бушлай.

— Безнең район кебек иң зур районга бер сугым цехы аз бит инде, — дим.

— Аз, билгеле. Балтачта дүртәү, Теләчедә өчәү, Биектауда икәү алар. Көндәшләр булганда сайлау мөмкинлеге дә бар.

Шушмабаш агае, билгеле, ул сүзләрне образлы итеп әйтте. Ярты үгез китмәсә дә, мәшәкате куркыта кешеләрне. Бу араларда “Итне кая куярга?” дип шалтыратучылар шактый.

Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, Казанбаш белән Көтек авыллары арасында урнашкан сугым цехына чират җитте. Дөресен әйтим, андагы шартлар бик уңай тәэсир калдырды. Күп эш механикалаштырылган.

— Бер терлекне эшкәртү өчен 40–60 минут вакыт китә, — ди эксперт Фаил Гафаров.

Китерелгән малны тоту өчен торак та бар. Хуҗа кеше терлеген чалганда үзе дә карап тора ала.

— Терлекне барып алу өчен машинабыз бар. Километрына 15 сум түлисе, — ди цехны оештыручы эшмәкәр Нияз Шәрәпов.

Быел бирегә Яңасала авыл җирлегенә кергән авыллардан гына терлек килмәгән. Иң күп терлек — 99 баш, Арча шәһәре җирлегеннән, Яңа Кырлайдан — 99, Үрнәктән — 37, Иске Кыр- лайдан — 31, Сеҗедән 17 баш. “Кырлай” ширкәтеннән — 48, “Ак барс” агрокомплексы”ннан 47 баш. Исемлектә тагын “Мәрҗани”, “Арча”, “Нива” ширкәтләре бар.

Ильяс

Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International