Яшьлегемә кайткандай булдым

2017 елның 10 феврале, җомга

Яшьлегемә кайткандай булдым

“Җомга көн кич белән” иҗат концертлары дәвам итә. Узган атнада ул Сикертәндә булды.

Гөлфия Гыйбадуллина җитәкләгән Сеҗе авыл җирлеге 14 авылны берләштерә. Үз йөзе, үз йолалары бар. Спорттамы, мәдәнияттәме, кайсы гына өлкәне алма, күрсәтер эшләре күп. Биредә һәр чараны җиренә җиткереп, җентекләп әзерләмәсәләр, күңелләре дә булмый. Җомга көн кичке күңел ачу чарасы да шундыйларның берсе иде.

Биредә без мәдәният учреждениесендә концертта гына утырмадык, авыл җирлегенең 14 авылына кар–бураннар аша “сәяхәткә” дә чыктык. Матур төбәк бу. Кышын кар эчендә нәрсә күренә соң, диярсез. Кышның да үз матурлыгы бар. Авыллар, аларның тарихлары, күренекле кешеләре белән таныштыручылары да шунда гомер итүче мөхтәрәм кешеләр.

Оештыручылар тарафыннан күпме эзләнү эшләре алып барылган. Шушы концертта бу як авылларының бай һәм кызыклы тарихлары белән кыскача гына булса да якыннанрак таныштык. Аларның барлыкка килүләре дә әллә ничәнче гасырларга туры килә икән. Бер яктан караганда, “Җомга көн кич белән” авыллар халкына үз төбәкләре тарихын барларга нинди зур мөмкинлек бирде. Мөрәле – 1602–1603, Пүчинкә–Поник – 1550, Казаклар авылы 17нче гасырда, Чөмә–Елга 1000 еллар элек барлыкка килгән. Бу төбәктә чирмешләр дә, керәшеннәр дә, удмуртлар да яшәгән. Авыллар тарихына кереп китсәң, әйләнеп чыгарлык түгел. Шуңа яңадан Сикертән күпфункцияле мәдәни үзәгенә әйләнеп кайтыйк әле.

Концерт бара. Сокланып сәхнәдән чыгышларны күзәтәбез. Талантлар бик күп. Яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да авыллары данын якларга чыга. Өзлексез җыр–моң агыла. Утызга якын номер. Һәр икенче номерны гала–концертка сайлап алырга була. Тик бу әле сайланмаганнары начар дигән сүз түгел. Яхшылар арасыннан бик яхшысын аралап алу, ай–һай, авыр эш. “Каймагын” гына билгеләргә кирәк бит. Бу сүзләрне ул көнне чыгыш ясаучылар мактау итеп кабул итсеннәр иде. Чөнки мәкалә язучы буларак, мин дә авыр хәлдә калдым. Барысының да исемен санап китү һич мөмкин түгел. Исемнәре телгә алынмаганнар үпкәләмәсен иде.

Иске Масрада бозаулар караучы, хезмәт алдынгысы Флюзә Хәсәнованың ялгызы да, энесе Фәнзил Әсхәдуллин белән дә җырлауларына һич игътибар итми булмый. Эштә дә булдыралар, гаилә турында да кайгырталар, арып кайтканнан соң барын да онытып сәхнәгә чыгарга да вакыт табалар. Зур батырлык бу. Курса–Почмактан тимерче Илсур Галиәкбәров үзе гармунда уйнап “Беренче мәхәббәт”не сузды. Савымчы Гөлия Рәхиева ничек матур җырлый икән. Балалар бакчасы мөдире Алсу Гарипова алкышлар яулады. Фидания Мортазина моңлы тавышы белән сокландырды. М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә һәм ире, алдынгы комбайнчы, тракторчы Яхъя Габидуллиннар чыгышы да искиткеч булды. Ә Равия Минһаҗева ничек бии! Бер–бер артлы (попурри) башкорт, керәшен, үзбәк, татар биюләрен башкарып, сәхнәне дер селкетте.

Илшат Мәһдиев, Адилә Салихова, Нияз Минһаҗев, Ләйсән, Фирүзә Шиһаповалар, Эмиль Гыйззәтуллин, Халидә Газизова, Гөлнара Шәйхетдинова һәм башкалар чыгышлары – бар да, русча итеп әйткәндә, супер.

Кунаклар да күп кайткан иде. Автор–башкаручы Сикертәндә туып–үскән Нәзир Фәхретдинов, Пүчинкә–Пониктан чыккан танылган эстрада артисты Раил Бикбаев, шулай ук автор–башкаручы Фәридә Байморатова, китаплар авторы Наил Минһаҗев авылдашларына музыкаль сәламнәрен юллады.

“Кичке уен” фольклор күренеше шундый күңелле килеп чыкты. Катнашучылары – мәктәпләр җитәкчеләре, бүлекчәләр идарәчеләре, белгечләр.

– Бергә маңгай тире түккән механизаторлар, савымчылар, терлекчеләр, яшьләр чыгып җырлады, биеде бүген. Сөенеп утыр-дым, – диде соңыннан “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Матур итеп эшли дә, яши дә белгәнегез өчен рәхмәт. Бүген үземә рухи көч алып, рухланып, яшьлеккә кайтып, рәхәтләнеп ял итеп утырдым.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International