Күкләребез аяз булсын

2017 елның 3 марты, җомга

Күкләребез аяз булсын

Иске Кырлай мәктәбендә үткәрелгән чаралардан һәрчак шатланып кайтам. Туган авылым мәктәбе өчен горурлык хисе дә кичерәм. Берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле очрашулар, кичәләр оештыралар.

Билге өчен генә түгел, юк, һәр чара үткәрү өчен башта эзләнү эшләре алып баралар. Узган ел Җиңү көне алдыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә әлеге исем, бирелми калган авылдашлары Гарапша Шаһимәрдәновны мәктәпкә кунакка чакырганнар иде. Бу юлы герой шагыйрь Муса Җәлил белән бер фронтта булган, фашист төрмәсендә әсирлектә яткан килеш тә көрәшүен дәвам иткән авылдашлары Лотфулла Шәйдуллинның кызы Миңнебикә апа Шакированы очрашуга чакырганнар.

– Ринат Фазлыйәхмәтовның район газетасында басылган легионерлар турындагы мәкаләсендә Лотфулла Шәйдуллин фамилиясе дә бар иде. Авылда сораштыра торгач, Миңнебикә апага килеп чыктым, – ди тарих укытучысы Гөлназ Хәбибуллина.

Лотфулла Шәйдуллин 1905 елда Иске Кырлайда туган. Иске Кырлай мәктәбендә 4 сыйныф укыган. Армиядә хезмәт итеп кайт-кач, гаилә корган, балалары туган. Сугыш башлангач, 1941 елның 10 сентябрендә 24 авылдашы белән фронтка киткән. Сугыш ветераны Әнвәр Камалов бу көнне яхшы хәтерли. Колхоз рәисе аны Лотфулла абый урынына ферма мөдире итеп куйган.

Лотфулла абыйны укчылар полкына билгелиләр. Якташыбыз сугышның иң кайнар ноктасына җибәрелә. Ләкин бер айдан әсирлеккә эләгә.

– Аларны Польшага җибәрәләр. Едлино шәһәрчегендә милләтләре буенча баракларга билгелиләр. Ул торган барактагы 286 әсирнең өчесе генә исән кала. Берсе – Лотфулла абый. – дип сөйли тарих укытучысы. – 1941 елның 16 августында Сталин имзасы белән боерык чыга. Анда безнең хәрби әсирләребез юк, ватанга хыянәт итүчеләр генә бар, диелә. Сталин бу карары белән әсирләрне дә, гаиләләрен дә бик авыр хәлгә куя. Ә фашистлар моннан бик оста файдалана. Совет гаскәрләренә, партизаннарга каршы көрәшү өчен әсирләрдән легионнар төзи. Лотфулла абый “Укытучы Гомәров безнең күзне ачты”, дигән. Гомәров дигәннәре Муса Җәлил булган. Лотфулла абый эләккән батальон фашистларның үзләренә ата башлый һәм Белоруссия партизаннарына кушыла. Тик авылдашыбыз яңадан әсирлеккә төшә. Иптәшләре киңәше белән үзен бу юлы Шәйдуллин Матвей дип яздыра.

Лотфулла Шәйдуллинның икенче кат әсир төшеп тә исән-сау авылга кайтуы (40 яшьлек ир 35 килограмм авырлыкта булган), соңыннан НКВД иләге аша үтеп исән калуы – гаҗәп. Гаиләсе нинди михнәтләр кичергәнен Миңнебикә апа (50 ел сыер савучы булып эшләде, атказанган колхозчы исеменә лаек булды, авыл советы депутаты булып торды) бик яхшы хәтерли. Бернинди хөкүмәт ярдәменнән дә файдалана алмый бу гаилә, үз көнен үзе күрә, ачлыгын да, ялангачлыгын да кичерә.

– Бүгенге көнебез бик рәхәт, – ди Миңнебикә Шакирова. – Беребезгә дә бу авырлыкларны кичерергә язмасын. Көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын.

– Ә батырларның исемнәрен мәңгеләштерү безнең, исәннәрнең, изге бурычы, – диде Гөлназ Хәбибуллина.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International