Халкым моңлы, бөек ул!

2017 елның 3 марты, җомга

Халкым моңлы, бөек ул!

Яңа Кырлай авылында бөек шагыйребез Г. Тукай музей–комплексында атаклы рәссам, татар сынлы сәнгатенә нигез салган Бакый Урманчены зурлап искә алдылар. Буа районында туып- үскән рәссамның Яңа Кырлай авылы, Г. Тукай белән нинди бәйләнеше бар икән диючеләр дә табылыр.

Искә алу кичәсенә кайт-кан рәссамның улы Айдар Урманчедан журналистлар:

– Әтиегез нинди иде? – дип сорадылар. Айдар әфәнде:

– Бик зур оптимист, оптимист булмаса, олыгайган көндә Казанга килеп, өр—яңадан тормыш башламас иде. Әтигә 70 яшь тулганда мин туганмын...

Бакый Урманче 92 яшьтә вафат була. Улын аяк-ка бастырып калырга өлгерә әле ул. Очрашуга кайткан якташыбыз, Г. Тукайның туганы, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Риман Гыйлемханов:

– Бөек шәхесләр белән үзләре исән вакытта аралашып калырга кирәк икән, – диде. – Ә бит минем Бакый Урманче белән сөйләшергә, гәп- ләшергә мөмкинлек булган, уйлап бетерелмәгән...

Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров Бакый Урманче белән якыннан аралашкан, фатирында еш булган, остаханәсендә гәп корган шагыйрь, журналист. Ул кичәдә болай дип сөйләде:

– Үзе исән вакытта мин Бакый ага белән үземне кызыксындырган сорауларымны бирдем. Бер килүемдә, Сез сынлы сәнгатьнең барлык жанрларында да иҗат итәсез, бу каян килә, дип сорадым. Бакый ага, татар халкының эчке хасиятеннән килә, дип җавап бирде. Бакый ага оста итеп җырлый да иде. Мәрмәрне чукый–чукый моңланды.

Татарның лаеклы улы Бакый Урманченың эчке дөньясыннан күпне кичергән халкымның моңы, сагышы, бөеклеге җыр, сүрәт булып тышка бәреп чыккан. Әйтерсең лә аны Г. Тукай үзе чакырып китергән.

 Эх, Бакый Урманченың җырлаганын бүген ишетсәк, кичә тагын да тәэсирлерәк булачак иде. Рәссамның җырлаганын яздырып калганнар. Г. Тукай музей–комплексы директоры Дамир Абдуллин: “Һичшиксез Б. Урманченың җырларын музейда булдырачакбыз”, – диде.

– Мәскәүдә шәрык кичәләре сәхнәләреннән җырлаган ул, – дип сөйләде Зиннур Мансуров. – Бервакыт шулай Донбасс- ка бардым. Шахтаның иң тирән өлешенә төштек. Шахтаның шуышып бара торган урыннары да бар. Шулай шуышып барганда ут сүнде бит. Күңелгә әллә нинди шомлы уйлар килде. Шул вакыт Бакый Урманченың җырлаганы ишетелгәндәй булды. Күңел ничектер яктырып китте. Утлар да кабынды...

Агыла да болыт агыла

Туган–үскән

 җирләр ягына.

Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Гөлзадә Шәрәфетдинова шулкадәр моңлы, матур итеп җырлады – бар да тын калды... Җырда халкыбызга хас моң, сагыш һәм Тукайга, Бакый Урманчега барып тоташучы ниндидер бер илаһи көч бар иде. Бакый Урманче Г. Тукай музей—комплексына нигез салган, үзе ясаган сыннар белән шагыйрьнең геройларын гәүдәләндергән. Ике арада ниндидер без аңлап бетерми торган бәйләнеш бар. Музей янында уйланып утырган Тукай һәйкәлен дә Бакый Урманче иҗат иткән. Кичәгә кайткан укучысы, рәссам, сынчы, Бакый Урманче белән Яңа Кырлайда бергә иҗат иткән Әмир Заһиров: “Ул күңеле белән чиста кеше иде”, – дип искә алды.

Афәрин, музей хезмәткәрләре бик матур кичә оештырганнар. Ә Бакый Урманче иҗаты белән һичшиксез танышырга кирәк.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International