Иң зур байлыклары – кешеләр

2017 елның 3 марты, җомга

Иң зур байлыклары – кешеләр

“Северный” хуҗалыгы, исеме үк әйтеп торганча, районыбызның төньягына урнашкан. Аңа Шушмабаш, Шекә, Илдус, Үгез–Елга, Носы, Сәрдәбаш, Ишнарат авыллары керә. Аларда 685 хуҗалык исәпләнә, 2251 кеше яши. Сөрүлек җирләре – 2251 гектар. Хуҗалык белән егерме елдан артык Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улы җитәкчелек итә.

– Иң зур байлыгыбыз – кешеләребез, – ди Рөстәм Габдуллаҗан улы. – Һәр тармакта үз кешеләребез эшли, иң кыен чорда да без аларны саклап кала алдык.

Мин “Северный” хуҗалыгында эшләүче кешеләр белән еш аралашам. “Җитәкчебез әйбәт булганга без шушында инде, – диләр алар. – Иртән торып эшкә барабыз, вакытында акчасын алабыз. Берәр әйбер сорап керсәң дә кире борып чыгарганы юк”.

Хисап җыелышларында һәр кешенең кулын кысып, җилкәсеннән сөеп, җылы сүзләрен кызганмыйча мактый–мактый бүләк тапшыра җитәкче. Һәркем канатланып, яңа көч алып кайта бу көнне. Моннан соң да ничек начар эшләп булсын инде? Азрак җитешсезлеге булганнарны да йомшак кына, аталарча үгетләп, киләчәктә яшәргә урын калдырып үтә җитәкче.

Илдус фермасына кергәч җитәкче уены–чыны белән: “Ильяс абый, сыерларны алдан кем дә төшерә, син арттан төшер әле!” – диде. Бер көлешеп алгач сыерларга карыйм – кәртинкә кебекләр, агы – ап–ак, карасы – чем кара, шундый чисталар, телевизордан гына күрсәтеп торасы үзләрен.

– Безнең Фаил (баш икътисадчы) бик таләпчән, чисталыкны айга ике тапкыр тикшереп чыга, – ди Рөстәм Хәйруллин.

Билгеле, чисталык өчен тиешлесен түлиләр, берәү дә бушка эшләми. Бер җайга салгач терлекчеләргә дә кыенлыгы юк. Чиста, көр терлекләр янында эшләве дә күңелле.

Терлекчелектә төп күрсәткечләр үсеш ягында. Тулай сөт саву, бер сыердан сөт саву, терлекләрнең баш саны, бозау алу арткан. Бозау алуның артуында ясалма орлыкландыру технигы Равил Хаҗиевның хезмәте зур. Ул бу хезмәтне 34 ел башкара инде.

Роза Гыйззәтуллина 20 елдан артык сыер сава. Узган ел һәр сыердан 6981 килограмм, барысы 335 тоннадан артык сөт сауды. Раушания Шәмсетдинова мөгезле эре терлекләр симертүдә эшли, 2016 елда уртача 855 грамм үсеш алуга иреште. Ферма мөдире Илдар Хәйретдинов (стажы 19 ел) районда иң яхшылардан санала.

Хуҗалыкта һәркем яхшырак эшләсәң күбрәк хезмәт хакы аласын әйбәт белә. Узган ел кыр эшләрендә катнашучыларга, комбайнчыларга сезон заданиеләрен, көнлек нормаларны үтәгән өчен 50 проценттан алып 100 процентка кадәр премия түләгәннәр. Сыер савучыларга түләү 10 процентка арткан, өстәмә түләүләр кертелгән. Узган ел башында бер литр сөткә 95 тиен түләнсә, ноябрьдән 1 сум 15 тиен түли башлаганнар. Айга 22–24 мең сум алучы сыер савучылар бар.

Хуҗалыкның машина–трактор паркында да булдык. Саратовта эшләнгән яңа чәчкечләрне кран белән машинадан бушаталар иде.

– Шулай әкренләп яңартып бармасак булмый, – ди җитәкче.

Яңалыкларның тагын берсен әйтми үтеп барам икән. Илдус фермасы территориясендә яңа “Газель” тора иде. Бер ай элек кенә кайткан, аның белән терлекчеләрне йөртәчәкләр – капка төбеннән алып китә, кайтарып куя.

Техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү бара.

– Җәйләр матур килсен дә, әйбәт уңыш алырга язсын, – ди игенчеләр.

Хуҗалыкның механизаторлары да сыната торганнардан түгел. Һәммәсенә сәламәтлек, уңышлар телик!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International