Тоснога сәяхәт

2017 елның 10 марты, җомга

Тоснога сәяхәт

Март башында Ленинград өлкәсенең Тосно җирлегендә Арча мәдәнияте көннәре үткәрелде. Анда Арчадан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җитәкчелегендәге егерме тугыз кешелек делегация катнашты.

Зур автобуста Чувашия Республикасы, Түбән Новгород, Владимир, Мәскәү, Тверь өлкәләре җирләрен үтеп, Ленинград өлкәсенә аяк бастык, Тосно районының Муса Җәлил сугышкан урыннар – Лобань авылы аша узып, 27 сәгать дигәндә Тосно шәһәренә дә барып җиттек. Ардырды. Әмма биредә яшәүче милләттәшебез “Изге юл” Тосно татар җәмгыяте рәисе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Тосно районының почетлы гражданины Иняятулла Кутуевның туганнары кебек бик якын итеп каршы алуы барын да оныттырды.

Тосно районында кырык меңгә якын кеше яши. 99 милләт бар. Татарлар – 884. Татарга өйләнеп яисә кияүгә чыгып, руслашканнары да җитәрлек. Никах укытканда, исем куйганда, дини бәйрәмнәрдә алары да үзләрен таныта икән. Халкы бик кунакчыл. Гади сөйләшә, киенә, яши, байлыкка кызыкмый. Биредә тынычлыкның, тормышның кадерен белеп, бар булганына сөенеп яшиләр. Татарларның эзе дә тирәнгә китә. 1754 елда Нәҗметдин Лаишев бик зур урынны биләгән. Байрашев рестораннары булган. Лобаньда 300 еллык татар зираты бар. Хәзер дә татарлар югалмый, иң җаваплы хезмәтләрне алар алып бара. Ә Арча районы белән Тосноны 2003 елдан туганлык җепләре бәйли.

Тосно шәһәрендә үткән Арча мәдәнияте көннәрендә бик тыгыз эш программасы төзелгән иде дисәм дә ялгышмам. Чөнки бер генә буш вакыт та булмады. Икенче көнне беренче эш итеп Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салырга бардык.

– Әсирлеккә биредә эләккән татар халкының бөек шагыйре исемен мәңгеләштерергә, аңа һәйкәл куярга уйладык. Казанда, Оренбургта, хәтта Германиядә бар. Ни өчен бездә булмаска тиеш? Безгә нәрсәгә ул, дигән каршылыклар да туды. Әмма үз сүзебезне иттек. Без тарихыбызны барларга, нинди милләттә булса да, башларын салган батырларыбызга рәхмәтле булырга, шулай ук татар телебезне дә сакларга тиеш. Телебез югалса, татар да югала, – диде Иняятулла Кутуев.

Бу минутларда күзләргә яшьләр килде. Муса Җәлил рухына дога кылып, һәйкәлгә чәчәкләр салган өчен генә түгел, биредә Муса Җәлилне ничек олылауларын күреп тә. Исең китәрлек. Рус җирендә татар шагыйре өчен җан атып торалар. Ул бу төбәк халкы өчен үрнәк. Ул гына да түгел, биредә башларын салган төрле милләттән булган меңләгән совет солдаты.

Икенче тукталышыбыз да Ленинградны фашист илбасарларыннан азат иткәндә, 900 көн дәвам иткән блокаданы өзгәндә мәңгелеккә ятып калган меңләгән совет солдаты күмелгән урынга ук салынган һәйкәл янында булды.

– Бу һәйкәл янында берәү дә тыныч кына тора алмый. Хәтта кычкырып елыйлар. Чөнки Ленинград блокадасы вакытының һәр көне түгел, һәр мизгеле үзәкләргә үтәрлек, – диде Иняятулла әфәнде.

Әби–бабалары кичергәннәр балалары, оныклары йөрәгенә дә күчкән. Бер кеше һәйкәлгә аягы белән баскан иде, үтеп баручы шунда ук аңа: “Хәзер үк төшегез, анда кешеләр ята бит”, – дип кисәтү ясады. Әнә шулай истәлекләр белән яши Ленинград өлкәсе халкы, геройларын дистә еллар үткәч тә онытмый. Ә бу һәйкәл алар өчен иң изге урын санала.

Бу көнебез тулысынча диярлек сугыш темасын үз эченә алды. Нурма авылындагы мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Ягуар” эзләү отряды әгъзалары белән очрашу да дәһшәтле 1941–1944 елларга кайтарды.

Нурма авыл җирлеге хакимияте башлыгы Виктор Спиридонов сөйләвенчә, бу авылда заманында 180 мең дуңгыз симертүче комплекс булган. Россиянең төрле төбәкләреннән халык җыелган. Күп катлы йортлар, социаль объектлар төзелгән. Туксанынчы елларда бар да таркалган. Хезмәт хаклары зур түгел. Халыкның күбесе хәзер Петербургка барып эшли икән. Әмма мәктәптән тыш эшләр үзәге әле дә балаларны үзенә тартып тора. Андрей Журавлев әйтүенчә, аның җитәкчелегендә хәрби–патриотик эшкә зур игътибар бирелә. Сугыш табыл- дыкларын туплап, бик бай музей да төзегәннәр.

Аңа җавап итеп Арча педагогика көллияте җитәкчесе урынбасары Марат Кәбиров белән студент Айгөл Миндубаева бу юнәлештә үзләре башкарган хезмәт белән дә таныштырып үттеләр. Алар да Ленинград өлкәсендә, хәтта Тосно районында, Лобаньда эзләү эшләре алып барганнар.

Шул көнне кич Тосно татарлары һәм рус милләтеннән булганнар да Тосно район мәдәни–спорт үзәгенә җыелды. Биредә аларга “Җидегән чишмә” Арча халык теат- ры Туфан Миңнуллинның “Алпамыш алпавыты” спектаклен тәкъдим итте. Дөресен әйтергә кирәк, башта кеше килерме, аңларлармы, кабул итәрләрме, дигән шик бар иде. Уйный башлагач, ул эреп юкка чыкты. Татар халкы шул кадәр милли мәдәнияткә сусаган, шулкадәр яратып, аңлап, тиешле урыннарында кул чабып, көлеп утырдылар. Соңыннан көчле алкыш- ларга һәм чәчәкләргә күмделәр.

– Биредә тел белү кирәк тә түгел. Кыскача эчтәлеген укыгач, артистларның йөзләренә карап та ни турында барганын аңларга була, – диде соңыннан сәхнәгә күтәрелеп Тосно районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Наумов. – Ике сәгатькә якын халык игътибарын үзләренә җәлеп итеп торганнар икән, димәк, бу профессиональ дәрәҗәдәге уен.

Бу көн әнә шулай күтәренке рух белән тәмамланды. Икенче көнне беренче эш итеп Тосно шәһәрендәге тарих–төбәкне өйрәнү музеена юл тоттык. Ул император Николай IIнең сөт анасы Марья Смолина яшәгән йортта урнашкан. Музей җитәкчесе Наталья Ющенко бик кызыклы әйберләр турында сөйләде. Мәсәлән, ул чорда имчәк балаларны мөгез формасындагы савыттан ашатканнар. Сөтне турыдан–туры сыер җилеменнән савып алганнар да, балага эчерткәннәр. Балалар кырылган гына. Шуңа ике балага бер төрле исем биргәннәр. Берсе үлсә, икенчесе кала. Һәм башкалар. Махсус арчалар килешкә әзерләп куйган күргәзмәләре дә бик ошады.

Лисино–Корпустагы Россия урманчылыгы тарихы музее да гаҗәеп иде. Ул да Николай II эзләре белән бәйле урын. Җиде залдан торган әлеге музей Лисино урманчылык көллияте укытучысы Любовь Шаульская көче белән төзелгән. Андагы байлыкны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, барып күрергә кирәк. Микродиорамалар (үтә күренмәле материалда (пыяла, тукыма) ике яктан язылган һәм күләмне күрсәтү өчен махсус яктыртылган картина) искиткеч. Ул якта үскән агачлар, урманында яшәгән хайваннар һәм башкалар да бар анда.

– Безнең бистәгә килү өчен Тоснодан 15 километр гына үтәсе, әмма 9 метр түбән төшәсе, – диде Л.Шаульская. – Бездә һава торышы да салкын, үзенчәлекле, әмма экологик чиста.

Анда гына түгел, гомумән, Ленинград өлкәсендә шаяртып июнь аенда әле җәй җитмәгән, июльдә инде үтеп киткән, диләр.

Әлеге урман эше музее 182 еллык тарихы булган заманындагы урманчылык институты, хәзерге урманчылык көллияте өчен укыту урыны да. Шуңа сәяхәтебез көллияттә студентлар белән очрашу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте. Сәхнәдә рус һәм татар телләрендә җырлар да яңгырады.

Ул көнне кич Тосно район башлыгы Владимир Дернов, шушы төбәктә яшәүче татарлар белән очрашу булды. Ә икенче көнне Петербургка сәяхәткә киттек.

Өч көн дәвамында безне Иняятулла Кутуев озатып йөрде. Гаҗәеп кеше. Күп белә, оста сөйләшә. Кая барма, сүзе үтә, аны ихтирам итәләр, яраталар. Саубуллашып, туган ягыбызга юл алдык. Әмма бөтенләйгә түгел, Арча җирендә очрашканга кадәр.

 

Гөлсинә Зәкиева

Арча–Тосно–Санкт-Петербург–Арча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International