Отышлы һәм сыйфатлы
Тәрәзә – йортның көзгесе. Яктырак та, матуррак та булсын өчен аларны күбрәк эшләтергә тырышабыз. Ә кышка кереп тәрәзәдән салкын өрә башлагач, матурлык онытыла, җылылык искә төшә. Шул вакытта тормышыбызга күптән килеп кергән, гадәти күренешкә әверелгән суык үткәрмәүче пластик тәрәзәләр кирәк була. Гадәттә, безнең күз беренче булып арзанрак әйбергә төшә. Сыйфат турында соңыннан, кытыршылыкларын тоя башлагач кына уйлыйбыз. Ә менә кыйммәт әйбернең бәясен кинәт төшерсәләр, күңелдә шунда ук шик туа. Ни өчен? Сәбәбе нәрсәдә? Димәк, юньле нәрсә түгел инде, тизрәк сатарга кирәк, дигән уй башка суга. Һәрчак алай түгел икән шул. “АрскПласт” ширкәте җитәкчесе Ринат Шиһабиев белән сөйләшүдән соң шундый фикергә килдек. Һәрхәлдә, алар оешмасында шулай.
Бәя 10 процентка төште. Ни өчен?
– Пластик тәрәзәләргә һәм ишекләргә бәя узган елга караганда 10 процентка төште. Компьютерга программасын ук керттек. Клиент янында ук 10 процентка төшереп бәяне исәпләп бирә. Фурнитурага тимәдек. Ул Германиядә эшләнгән. Без профильне үзгәрттек. Моңарчы GRAIN маркалы кыйммәтле профиль кулландык. Безнең тәрәзәнең үзкыйммәте башка пластик тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүче оешмаларның сату бәясенә тиң иде. Шуннан PROPLEX маркалы профильгә күчтек, – диде Ринат Шиһабиев.
– Арзан булгач аның сыйфаты да начаррактыр бит?
– Сыйфаты шул ук А класслы, хәтта яхшырак та. Икесе дә Австриядә эшләнгән. Стеналары да бертигез диярлек, һәрхәлдә, аерма зур түгел. Аларны үлчәү өчен бездә махсус җайланма – микрометр бар. Әйдәгез, үлчәп карыйбыз. (Үлчәдек. Үз күзләрем белән күрдем.) Аннан ул безнең климатка яраклаштырылган. Ә үзе арзанрак. Менә шуның нәтиҗәсендә бәя 10 процентка төште дә инде. Тәрәзәләргә дә, ишекләргә дә. Чагыштырып карагыз: бер тәрәзә 5000 сум тора дип алсак, 4500 сумга кала. Шунда ук бәя 500 сумга кими. Аннан кеше бер генә тәрәзә куйдырмый бит. 5–6 тәрәзә булса, 2500–3000 сум файда дигән сүз.
Начар фикерне юарга еллар кирәк булачак
– Сыйфат ягына килгәндә, сезнең ширкәт хезмәте турында бер дә начар фикер әйткәннәре юк. Бервакыт ике хатын–кызның сөйләшеп торганын ишеттек. “Пластик тәрәзә куйдырган идек. Алардан соң атна буе өй җыештырдык. Бераздан пыяла эче пычранды. Партиясе белән завод брагы, диделәр. Тәрәзәдән җил уйный, парланып хәтта стена буйлап су агып төшә”, – дип зарланды берсе. “Ә безгә “АрскПласт” ширкәте куйды. Бөтен чүпне үзләре җыештырып китте. Бик җылы, рәхәт”, – диде икенчесе.
– Пластик тәрәзә куйдыру арзанлы әйбер түгел, кыйммәтле рәхәтлек. Кеше акча тотып килгән икән, ул матурлык тудыру өчен йөрми, беренче чиратта газ ягуга экономия ясауны күз алдында тота. Шул хакта истән чыгармаска кирәк. Аннан начар тәрәзә ясыйбыз икән, кеше йөрәгенә түзә алмый, танышларына сөйли, ул оешмага якын бармаска киңәш итә, эчтән генә булса да каргый да. Чөнки ул тир түгеп тапкан акчасын бирә. Ә ул акча су түгел, агып тормый. Шуңа беренче чиратта сыйфатка басым ясыйм, атна саен планерка үткәреп, эшчеләргә дә шуны яхшылап аңлатам. Чөнки начар сүз чыга икән, аны “юып төшерү” өчен еллар кирәк була.
Фурнитураның да алты ел инде Германиядә эшләнгәнен генә (аңарчы Россия белән Төркиянеке иде) кулланабыз. Фирма 25 мең тапкыр ачып–ябуга гарантия бирә. Гомумән, бездә гарантия срогы 3 ел. Хәер, гарантия срогы узса да, кимчелекләр булса, нигездә без аларны бетергән өчен акча алмыйбыз.
Энергия саклаучы һәм гади пыяла арасында нинди аерма бар?
–Билгеле булганча, сез энергия сак- лаучы пыяладан эшләнгән пыяла пакет кулланасыз. Аны ничек аңларга, гади пыяла пакеттан ни белән аерыла һәм көнкүрештә файдасы нинди?
Бу сорауга җавап бирер алдыннан Ринат Шиһабиев аерманы үзебезгә тою мөмкинлеге бирде. Махсус эшләнгән җайланма эчендәге яктырт- кычны кабызды да ике ягына куелган пыялаларга кулны куярга кушты. Бер яктагысы салкын, икенчесеннән җылылык бәрелеп тора. “Сезнеңчә кайсысы яхшырак?” – дип сорады ул. Әлбәттә, салкыны. Җылы бөркелгәне өйдәге җылылык тышка чыга дигәнне аңлата түгелме соң? Чыннан да шулай булып чыкты. Шул салкыны энергияне саклаучы пыяладан эшләнгән пыяла пакет булып чыкты.
– Тәрәзәләр гадәттә яз, җәй, көз айларында куела. Ә проблемалар кышын, һава температурасы минус 30–40 градус булганда башлана. Менә шул вакытта энергия саклау- чы пыяладан эшләнгән пыяла пакетның файдасы үзен сиздерә дә инде. Без аны үзебездә эшлибез. 2013 елда 3 миллион сумга роботлаштырылган махсус станок сатып алдык. Хәзер аның бәясе икеләтә диярлек артык. Мондый җиһаз ике урында, Казанда һәм Чаллыда гына бар. Шуңа үзебез өчен дә эшлибез, тирә–як төбәкләргә сатуга да чыгарабыз. Алтмышлап клиентыбыз бар инде. Әлеге цехыбыз “кечерәйде”, яңа зур цех салына.
50–70 процент җылылыкны саклый
– Карап торышка ул гади пыяла пакеттан нәрсәсе белән аерыла?
– Энергияне саклаучы пыялага нанотехнология ярдәмендә көмеш йөгертелгән. Ул нурларны, шул исәптән җылылыкны чагылдыра, көчле тәэсир ясый. Ә иң зур эффекты – 50–70 процент җылылыкны саклый.
– Рекламалардан күренгәнчә, сез энергия саклаучы пыяладан эшләнгән пыяла пакетны бүләк итеп куясыз. Ягъни, бушка. Ул кыйммәтрәк торадыр бит? Хәзер беркем бернәрсәне бушка эшләми. Аның сезгә ни файдасы бар?
Чыгымнардан курыкмыйча киләчәккә йөз тотып
– Әйе, энергия саклаучы пыяладан эшләнгән пыяла пакетны без гади пыяла пакет бәясеннән куябыз. Дөрес әйтәсез, чынлыкта бернинди файдасы юк. Үзебезнең чыгымнар. Гади пыяланың бер квадрат метры 230 сум торса, монысыныкы 300 сум. Һәр квадрат метрдан 70 сум үзебезнең чыгым дигән сүз. Әмма кешеләр гади һәм энергия саклаучы пыяла арасындагы аерманы тоярлар һәм бу чыгымнар киләчәктә заказлар арту белән әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез. 2016 елда без 12 мең квадрат метр пыяла пакет әзерләгәнбез икән, шуның 4,5 меңе – энергия саклаучы пыяладан. Бу 315 мең сумлык үзебезнең чыгым дигәнне аңлата. Башка урында мондый тәрәзәне 1000 сумга кадәр кыйммәтрәк саталар. Әмма мин бу акчаны әрәмгә киткән дип санамыйм. Әйткәнемчә, бу алым киләчәккә йөз тотып, реклама максатында кулланыла. Кеше өе җылынганын сизә икән, икенчесенә, анысы өченче кешегә сөйли. Ә бу “тере” һәм иң уңышлы реклама. Киләчәктә дә бу алымны дәвам итәрбезме, юкмы, анысын мөмкинлегебез күрсәтер. Әмма әлегә бу акция дәвам итә.
Алтын куллы мебель ясау осталары бар
Ринат Шиһабиев белән цехларда да булдык. Беренче күзгә ташланганы, чисталык. Эшче цех бит ул. Тик ник бер чүп булсын. Һәркайда тәртип, бар нәрсә үз урынында. Мебель ясау цехы да уңышлы гына эшләп килә. Заказга кытлык юк. Тирә–юнь районнардан, хәтта Казаннан да заказлар килгән. Теләсә нинди мебельне – кухня гарнитурымы, шкаф, шкаф–купе һәм башкалармы, барысын да ясыйлар. Осталары да ышанычлы, иң мөһиме – алтын куллы.
– Урынга барып үлчиләр, проектын төзиләр, заказ бирүче белән килешенгәннән соң гына эшкә тотыналар. Монда да без сыйфатлы материалны гына кулланабыз. Бәяләр дә чагыш- тырмача арзан, – диде “АрскПласт” ширкәте җитәкчесе Ринат Шиһабиев.
Үзеңдә барында нигә читтән эзләргә?
Шунда заказ бирергә килгән бер клиент белән күзгә–күз очраштык.
– Пластик тәрәзәләргә заказ бирергә килдем. Турыдан–туры “АрскПласт” ширкәтенә. Биредә эш тәртипкә салынган, гарантиясе бар. Үзебезнеке. Ышанычлы фирма. Килгән килеш мебельгә дә заказ бирәм әле, – диде ул.
Без бер авыз пешкәч кенә өреп кабарга яратабыз. Ишек катында барында түргә узма, дигән халык мәкале бар. Чыннан да, үзеңдә, белгән, күз күргән кешеләр эшләгән оешма барында, нигә читтән таныш булмаган фирмаларны эзләргә?
Гөлсинә Зәкиева