Без дөрес юлда

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Без дөрес юлда

16 мартта район Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова, район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Утырышны Арча муниципаль район Иҗтимагый советы рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Утырышка район Иҗтимагый совет әгъзалары, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгать оешмалары, төрле социаль төркем, матбугат вәкилләре чакырылган иде.

Утырышта берничә мәсьәлә каралды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Татарстан Республикасында Арча районы мисалында дәүләтнең милли сәясәт концепциясен тормышка ашыру турында чыгыш ясады.

– Районда 52530 кеше яши, шуның 48685е татарлар (93 процент), 3165е руслар (6 процент), 286сы марилар (0,5 процент) һәм 394е башка милләт вәкилләре (0,5 процент), – дип сөйләде Любовь Осина. – Район Советы утырышларында дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру, дини оешмалар белән үзара элемтә, миграция мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Районда дини мохит тыныч, дини секталар, экстремаль юнәлештәге оешмаларның теркәлгәне юк.

“Арча муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” программасы кысаларында халыкларның гасырлар дәверендә яшәп килгән йола, гореф-гадәтләрен саклау, барлау максатыннан районда мәдәни һәм мәгариф чаралары даими оештырыла. “Чордашлар” татар фольклор ансамбле, “Рус җыры” рус вокаль-фольклор, “Шишор” мари фольклор, “Яшь йөрәкләр” татар вокаль һ.б. ансамбльләр милли гореф-гадәтләрне сак- лауга зур өлеш кертәләр. Районда Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй, Май чабу, Раштуа, Каз өмәсе, Аулак өйдә, Сөмбелә, Әбием сандыгы кебек фольклор бәйрәмнәр даими үткәрелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә “Туган тел” атналыгы оештырыла. Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә Халык- ара туган тел көне әңгәмәләр, шигырь уку, китап күргәзмәләре, төрле очрашулар белән билгеләп үтелә. Мәдәният йортларының күбесендә диярлек туган як почмаклары, авыл тарихы музее булдырылган. Алар мәктәпләрдә дә бар. Мәгариф учреждениеләрендә “Дуслык дәресе”, “Без төрле, әмма без бергә”, “Без – бергә” кичәләре үткәрелә. Менә инде 21 ел Арча һәм мари укучылары арасында “Дуслык учагы” уздырыла.

Тиздән 22 апрельдә Татарстан халыклары Съезды булачак. Фикерләрне тыңлаганнан соң, районның Иҗтимагый советы Татарстан халыклары Съездына 9 делегатны сайларга дигән карар чыгарды. Делегатлар белән танышып үтик: Ашытбаш мәктәбе татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Миләүшә Әүхәдиева, Шурабаш мәктәбе мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова, район мәдәният идарәсе баш белгече Лариса Васильева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Арча хәбәрләре” газетасы редакция- се корреспонденты Гөлсинә Зәкиева, район башлыгы урынбасары Любовь Осина, якташыбыз, К. Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгый- тов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, район Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов.

– Татарстан халыклары Съезды 10 ел элек булды, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин. – Шушы чор эчендә җитди үзгәрешләр булды. Дөньяда ни барганын беләбез. Без дөрес юлда.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International