Күңелендә язлар...

2017 елның 31 марты, җомга

Күңелендә язлар...

Галим һәм язучы Рифат Җамал үзенең туган авылы Мирҗәмгә һәм Апазга иҗатташ дусларын алып кайтты.

Әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимуллин, язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Вакыйф Нуриев, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Алтай Язучылар берлеге рәисе Анчы Самунов, шаян сүз остасы, җыр-чы Алмаз Хәмзин, якташыбыз, “Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Мирҗәмдә геройлар, сугышта һәлак булган авылдашлар аллеясында булдылар, чәчәкләр салдылар, Рифат Җамалның туган нигезенә кереп, сеңелләре Сиринә (төп йортта яши), Миләүшә, кода, кодагыйлары әзерләгән чәй өстәле янында сөйләшеп утырдылар һәм Апаз авылы мәдәният йортында халык белән очраштылар. Кунакларны Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков каршы алды.

– Бездә мондый очрашуның булганы юк иде әле, – диде ул.

Рифат Җамалны без күп каршылыкларга очраган һәм җиңеп чыккан шәхес буларак беләбез. Аның уй-кичерешләре йөрәгеннән саркып, шигырь юлларына күчкән.

Килер әле язлар

 күңелемә,

Дусларымны шунда

 җыярмын...

Бүген Рифат Җамалның күңеленә язлар килгән һәм дуслары җыелган чак.

– Мин бүген бик шат, – дип сөйләде ул. – Биредә бүген иҗатташ дусларым, зур язучылар утыра.

Шагыйрь туган ягына кайтса, яланаяклы бер малайга әйләнә дә куя, авылының тузанына кадәр якын аңа. Дулкынлана... туган җир бит!

Заманында Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән, бүген Мәскәүдә Язучылар берлекләренең халыкара оешмасы рәисе урынбасары, “Татар дөньясы” газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев болай дип сөйләде:

– Арча – татар әдәбияты өчен Мәккәгә тиң район. Рифат соңгы елларда гына әдәбиятка килде. Әмма зур тормыш тәҗрибәсе белән килде. Рифат Җамал кебек зур шагыйрьнең туган ягында булуым белән мин бик бәхетле.

Олпат язучыдан мондый сүзләрне ишетү арчалар өчен дә күңелле иде.

Заманында радиода эшләгән, профессор, Казан дәүләт университетында кафедра мөдире булган Фоат Галимуллин матур тавышлы галим. Ул шагыйрь турында: “Җаны өзгәләнә, борчыла – иҗади каләмгә алына, фикер поэзиясен дәвам итә...”, – дип сөйләде. Һәм Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын яттан укыды. Галимнең тавышына әсәрләнеп, “яшел гармунны” тыңладык.

Очрашуны Алмаз Хәмзин шаян сүз, җырлар белән дәвам итте.

“Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бөтен залны яңгыратып “Бергәлек” шигырен укыды:

Бу бергәлек татлы хыял сыман...

Тетрәнеп шагыйрьне тыңладык. Рифат Жамал уены–чыны белән:

– Шигырь язу берни түгел, аны Ркаил кебек укый белергә кирәк, – диде.

Ркаил Зәйдулла усал тәнкыйтьче дә. Әмма ул шагыйрь турында бик җылы сүзләр әйтте.

– Мин Рифат Җамалның ике юллык шигырен укып, яңа шагыйрь килгәнен аңладым. “Үтте гомер урысларга үпкәләп, марҗаларны үпкәләп”. Шушы ике җөмләгә татар тарихы кергән дә беткән. Көчле рухлы татар егете күз алдына килә. Бүген биредә олы язучылар утыра. Үз тирәңә шундый язучыларны тарта алгансың икән – син чын шагыйрь. Без теләсә кемгә тартылмыйбыз...

Авыл халкы азга гына булса да тормыш мәшәкатьләрен онытып, әдәбият, мәдәният дөньясында уйланып утырды. Мондый очрашулар кирәк шул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International