Язмышлар төрле, йөрәк ярасы бер

2017 елның 28 апреле, җомга

Язмышлар төрле, йөрәк ярасы бер

Чернобыль атом электростанциясендә булган авария күпләрнең йөрәк ярасына әверелгән, якыннарын, туганнарын авыруга дучар иткән, җирсез, туган йортсыз калдырган афәтләрнең берсе. 1986 елдан бирле 31 ел вакыт үтсә дә, ул әле дә мәңге җуелмаслык авыр хатирә булып саклана. Чернобыльдә нурланыш алып, бүгенгә кадәр авырулардан интегүчеләр аз түгел. Алар ничек яши?

– Элек ташламалар бар иде. Хәзер бернәрсә дә калмады. Өченче дәрәҗә инвалидлыкны да алдылар. Безнең Чернобыльдә булуыбыз ун елга саналды, шуңа мин 50 яшьтән лаеклы ялга чыктым. Авырулар үзен һәрдаим сиздереп тора, – диде Арча станциясендә яшәүче Рафаил Мөхәммәтҗанов. – Рәхмәт, халыкны социаль яклау бүлеге безнең турында онытмый, ел да искә ала, күчтәнәчләр белән хәл белергә килә.

26 апрель Чернобыль трагедиясе көне. Шул уңайдан быел да халыкны социаль яклау бүлегенең “Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү” бүлекчәсе белгече Рәмзия Хәйруллина районда яшәүче чернобыльчеләргә бүләкләр өләшү өчен юлга чыкты.

Районда бүгенге көндә Чернобыль белән бәйле 19 кеше яши. Аңа үзләре шунда катнашканнар да, вафат булган чернобыльчеләрнең тол хатыннары да, Чернобыль трагедиясе белән тиңләштерелгән 1957 елның 29 сентябрендә Урал тауларындагы химия заводындагы (“Маяк”) авария калдыкларын чистартуда катнашканнар да керә. Алар Арчада, Арча станциясендә, Божада, Сарай–Чокырчада, Айванда, Зур Бирәзәдә, Питомникта, Иске Кишеттә, Яңа Кенәрдә, Югары Орыда, Сөрдедә гомер итә.

– Мин Төрекмәнстанда яши идем. Төзелештә эшләдем. Чернобыльгә хәрби комиссариат җибәрде. Станциясендә үк булдым. Цехларны чистарттык, вагонеткаларга төяп калдыкларны чыгардык. Көнгә биш минут кына эшли идек. Анда кешеләр ташкын кебек. Без китәбез, башкалар килә, – дип искә төшерде Рафаил. – Станциядән 16 километр читтә, мәктәп бинасында яшәдек.

– Ирем Кави 1957 елда солдатка алынган иде. “Маяк”та булган авариядән соңгы калдыкларны чистартуга эләккән, – диде Арча станциясендә яшәүче Тәнзилә Яруллина. – Гомер буе хәл булмаудан зарланды. Көн дә иртән чи йомырка белән сөт эчте ул. Шуның гына ярдәме булгандыр дип уйлыйм. Аллага шөкер, 79 яшькә кадәр яшәде. Өч ай элек кенә вафат булды. Өйләнешкәнгә 54 ел иде. Бергә бер оешмада эшләдек, ул шофер, мин тегүче. Тату яшәдек. Ике кыз үстердек. Раушаниям беренче мәктәптә укыта, Резидәм элеваторда хисапчы. Ялгызымны калдырмыйлар, чиратлап янымда куналар да.

Күпер урамында яшәүче Әнвәр Хәкимов Чернобыль станциясендә, реактор түбәсен чистартуда катнашкан. Секундлап эшләткәннәр. 10,5 рентген нурланыш алган.

– 37 яшендә иде. Мәҗбүри җибәрделәр. Балабызга биш кенә яшь булгач, калдырырга да тиешләр иде, югыйсә. Кайткач Түбән Кама химия заводында эшләде, – диде хатыны Светлана Газыймовна. – 1987 елда Түбән Атыга күчеп кайттык. Хастаханәгә йөрергә якын дип дүрт ел элек Арчага килдек.

Һәрберсенең үз язмышы. Әмма һәрберсенең йөрәгендә бер җәрәхәт. Алар яклауга һәм хөрмәткә лаек.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International