Арчага якутлар килде

2017 елның 28 апреле, җомга

Арчага якутлар килде

Мәскәүдә Якутия көннәре бара. ЯАССР булып оешуга 95 ел. Мәскәүдә эшлекле очрашулар, иҗади җыелышлар, концертлар бара, башкалада Саха (Якутия) республикасының скверы булдырылды. Бер төркем якутлар тәҗрибә өйрәнергә Татарстанга килде. Икенче көнне, 26 апрельдә, бөек шагыйрь Г. Тукай туган көндә, Арча җиренә сәяхәт иттеләр. Кунакларны район башлыгы урынбасары Любовь Осина каршы алды һәм озатып йөрде.

Арча районы чигендә кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алганнан соң, Каенсар ягындагы кортчы Әхәт Дәүләтшин умарталыгына алып килделәр.

Алар шулкадәр кортчылык белән кызыксындылар, Якутия кортчылары тәҗрибә уртаклашырга килгән икән, дигән фикер туарга мөмкин иде. Әмма алар Якутиядәге Вилюйск районы башлыгы җитәкчелегендә килгән авыл җирлекләре башлыклары иде. Район башлыгы Илшат Нуриев катнашындагы эшлекле очрашуда Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров болай дип сөйләде:

– Бездә 9 ай кыш, 3 ай җәй була. Кышын салкынлык 60–65 градуска җитә, җәен эсселек 35–38 градуска менә. Кыш нәкъ кыш, җәй нәкъ җәй кебек бездә. Җәй кыска булганлыктан кортчылык белән шөгыльләнмәгәннәр. Әмма соңгы 15 елда кызыксына башладылар. 60 градус салкынны да кортлар кичерә ала икән, дигән фикергә килделәр. Бал бездә кыйммәт йөри, әмма чиста.

Мин якутлар белән аралашудан шуны аңладым: гади, көр күңелле, тырыш, хезмәт сөючән халык. Кортчылык белән кызыксынулары да тикмәгә генә түгел, авыл җирендә терлекчелек белән генә түгел, кортчылык белән дә шөгыльләнәселәре килә.

Район башлыгы Илшат Нуриев Арча районы турында сөйләде. Республика күләмендә эшләп килүче 30лап программа барлыгын әйтте, авыл хуҗалыгы һәм социаль программаларга тукталды. Кунаклар Арча районы турында фильм карадылар.

– Сезнең бер Казанда гына да 1 млн. 300 мең халык яши. Ә без Россиядә иң зур регион булсак та, безнең республикада халык 1 млн.нан азрак, – дип сөйләде Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров. – Район үзәгеннән 300 километр ераклыктагы авыллар бар. 90нчы елларда, бөтен Россиядә таркалу барган чорда, бездә дә катлаулы хәлләр булды. Хәзер үкенәбез. Шул чорда таркалганны торгыза башладык. Әмма җимергәнне торгызуы кыен.

Сергей Николаевич тумышы белән Вилюск районыннан булган күренекле шәхесләрдән синтетик каучук–резина эшләү теориясен уйлап тапкан профессор Иван Кондаков, композитор Марк Жирков турында горурланып сөйләде. Мәскәүдә юбилей көннәре уңаеннан М.Н. Жирков истәлегенә концерт булачак. Безгә килгән делегация шунда барачак.

– Без газ белән төп тәэмин итүчеләр, – дип сөйләде Сергей Винокуров. – Әмма аннан файда гына күргән юк. Газ вышкалары биләгән урыннар өчен аренда түләве турында сөйләшүләр алып барабыз. Газ сәнәгатенең табигатькә китергән зыянын өйрәнәбез. Себер ул табигатьнең бик нәзек урыны. Аңа тыкшынсаң, туң җирләр эреп, су басуларны китереп чыгарырга мөмкин. Без бу турыда Барнаул институты белгечләре белән сөйләшүләр алып барабыз. Зыян компенсация белән капланырга тиеш.

Сергей Винокуров Якутия янындагы “Восточный” космодромының зыян салырга мөмкинлеге хакындагы фикерен дә әйтте һәм аның янәшәдә булуы (200 км) Якутиянең үз космонавтын булдыру ихтималы барлыгын асызыклап үтте.

Шунысы кызыклы: Вилюйск районында фатирның 30 процентын гына сатып бирәләр, калган 70 процентына дәүләт субсидия бирә икән. Ә менә юлларның начар булуыннан зарландылар.

Якутлар бездәге республика программалары, үзара салым җыю белән кызыксындылар. Аларда үзара салым җыю элек булган, әмма акрынлап беткән. Ана телен саклау буенча да мактана алмадылар. Яшәү рәвешенә килгәндә, алар 60 градуслы салкында катырылган чи ат һәм балык итен яратуларын әйттеләр. Атлар көтүчесез иркендә йөри икән. Кышын тоягы белән тырнап үлән таба. Атны бер яшь тулганда суялар һәм итен салкында катыралар. Аның тәмлелеге, аны берни белән дә чагыштырып булмый, ул сездәге ат ите түгел, диләр. Хезмәт хаклары белән дә кызыксындым. “Менә мин 90 мең сум алам, – дип сөйләде балалар йорты директоры. – Ә авыл җирлекләре башлыклары 70 мең сум хезмәт хакы ала. Чыгымнар көн саен 500 сум яки 1 мең сум булырга мөмкин”.

Якутлар Яңа Кырлайда социаль объектларны, Г. Тукай музеен карап, алга таба үзара хезмәттәшлек итәргә дигән карарга килеп, реквизитларны алышып, Арча җирен яратып киттеләр.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International