Яңасалада Хәтер бакчасы ачылды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Яңасалада Хәтер бакчасы ачылды

Үткән җомгада Яңасала авылында булдык. Юлда бу якларның табигатенә сокландык. Авыр елларда халыкны үлемнән саклап калган болыннарны, басу-кырларны, урманнарны карап бардык. Яңасала авылында туып-үскән, сугыш башланганда 16 яше дә тулмаган әни (Гыйниятулла кызы Әлфия) искә төште. Бу урман, басуларда аның да эзләре бар иде...

Алар авыл белән Арча арасын чана, уфалла арбасын өстерәп күп таптаган. Өлгереп килүче кызлар, егетләргә генә түгел, балаларга да эләккән ул газаплар. Сугыш башланганда 9 яше генә тулган Маһиҗәләл апа Рәхмиева:

– Без 7 бала үстек. Әти (Минҗан) сугышка китте, – дип сөйли. – Почтаны Ибрай абый өләшә иде. Әни безгә әтинең үле хәбәре килгәнен сиздермәде. Әтидән хат килмәгәч, дус кызым белән Ибрай абыйларга барыр идек. Әтидән хат юкмы дип, интектереп бетергәнбездер инде, шуннан Ибрай абый безгә әти булып хат язган. Поездның кәрәчине беткән, поездның кәрәчине булуга кайтырмын, дип. Сугышта әти дә, бертуган абыем Зәбихулла да әрәм булдылар. Бала чактан урак урдык, урманга утынга йөрдек. Лаеш урманына утын әзерләргә чыгып китәр идек. Атлар карадым. Йокының иң тәмле вакытында иртәнге сәгать 3тән атларга башак бирергә барам. Иртүк эшкә чыгып китәләр бит. И-и, ул Яңасала белән Арча арасын таптаганнар…Ачы хәсрәтләр күрдек инде. Хәзер тормышлар бик рәхәт. Дөньялар тыныч була күрсен.

Бүгенге ялтырап торган шома асфальт юлны элеккегеләр күрә алмады. Юл өзеклегендә – пычракта, кар-буранда – Арча белән ике арада җәфа чиктеләр. Исәннәр бүген: “Ничек түздек икән?” – дип аптырыйлар.

Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин менә шундый иң авыр вакытта Җиңү көнен якынайткан апа-әбиләр, абый-бабайлар хөрмәтенә авылда Хәтер паркы ачарга дигән фикергә килгән һәм ул аны район җитәкчелеге, иганәчеләр, авыл халкы ярдәме белән тормышка ашырган. Узган җомгада Яңасалада Хәтер паркын ачу тантанасы булды. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

– Яңасала авыл җирлегеннән 517 кеше сугышка киткән, аның яртысыннан күбрәге туган ягына әйләнеп кайта алмаган, – дип сөйләде Айрат Сафин. – Ир-атлар сугышка китеп барган. Бөтен эш хатын-кыз, карт-коры, бала-чага өстенә өелеп калган. Тылдагы авырлыкны алар күтәргән. Менә шушы изге урында – элек монда мәчет, мәктәп булган, сабантуйны шушында үткәрә идек – тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары хөрмәтенә Хәтер паркы ачарга булдык.

Бакча капкасына эленгән ал тасманы ветераннар белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов кисте. Бар да мондагы үзгәрешләрне карый-карый бакчага үтте. Бакча матур койма белән әйләндереп алынган, бер почмагында балалар мәйданчыгы эшләнгән, һәйкәлгә брусчаткалы юл илтә, куаклыклар утыртылган. Һәйкәл өстендәге җәймәне ветераннар ачты. Истәлек ташына “Сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә” дип язылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Яңасала авыл җирлеге депутаты Фердинанд Хөснетдинов, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов (ул бу авылда тумаса да, 10 еллап шушында яшәгән) һ.б. тыл хезмәтчәннәрен зурлап чыгыш ясадылар, аларга исәнлек-саулык, тыныч ил-көннәр теләделәр. Мәктәп укучылары концерт куйды.

Соңыннан ветераннар белән бергәләп паркка агачлар утырттылар. Тыл хезмәтчәннәре күчтәнәчләр алып, үзләрен зурлаганнары өчен бик күңелләре булып таралышты.

...Озак та үтми агачлар үсеп китәр, сугыш чоры шаһитлары сирәгәя барса да, алар хәтере мәңгелек. Бүгенге Хәтер бакчасы шуңа һәйкәл.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International