Армиягә китсәң иде сөйгән ярларың белән...

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Армиягә китсәң иде сөйгән ярларың белән...

“Кайтырга да күп калмады, бары 24 ай гына...” Озак вакытка якыннары, сөйгән ярлары белән аерылышкан солдатка китүче егетләрне әнә шулай җырлап озаталар иде. Бер елга гына китеп, көн дә телефоннан сөйләшеп, атлаган саен яннарына барып очрашып торсалар да, хәзер дә бу җыр юллары популяр булып кала. Чөнки көткән кеше өчен аның бер атнасы да бик озак тоела.

Яз җитү белән хәрби комиссариат яны яңадан җанланды – армиягә язгы чакырылыш башланды. Традиция буенча беренче булып 19, 23 майда солдатка китүчеләрне Иске Кишет авылына Гани Сафиуллин музеена җыйдылар.

– Елга ике тапкыр егетләр белән без шушы урында очрашабыз. Аларны Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин үрнәгендә хезмәт итәргә өндибез. Әлегә кадәр безнең төбәктән киткән солдатларның безнең дә, әти–әниләренең дә йөзләренә кызыллык китергәннәре юк. Үзебез дә аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотабыз. Телекүперләр, рәхмәт хатлары, котлау открыткалары – шуның бер билгесе, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов. – 32 частьта 205 егет хезмәт итсә, шуларның барысы белән дә элемтәгә кереп, командирлары белән аралашып торабыз. Үзебез шефлык күрсәткән Саратов өлкәсендәге хәрби частька ел да барып, якташларыбызның хәлләрен беләбез. Мәктәпләрдә дә хәрби тәрбия эше әйбәт куелган. Җәен үткәрелә торган сборларда катнашкан егетләрнең әзерлеге шуны исбатлый.

Хәрби комиссар булачак солдатларга район хакимияте белән берлектә әзерләнгән бүләкләр һәм районда парадта катнашкан егетләргә аерым истәлек бүләкләре бирде. Түбән Пошалымда яшәүче Илмира Галиева өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Алмаз Борһанов аңа улы Алмаз хезмәт иткән часть командирыннан килгән Рәхмәт хатын тапшырды.

– Барлык әти–әниләргә теләгем – балаларыгыз исән–сау хезмәт итеп кайт-сын, илебез тыныч булсын. Әниләргә балаларын чыгарып җибәрү авыр, сүз дә юк. Аларга сабырлык телим, – диде Илмира ханым. – Беренче улымны озату миңа да җиңел булмады. Монысы икенчесе. Бу юлы укырга киткән кебек кенә булды. Ике көн саен телефоннан сөйләшеп тордык, янына да бардык. Мәскәү янында иде ул. Укып бетерде, хәзер башка җиргә җибәрәчәкләр. Кая гына булмасын, исән-имин йөрсен.

Ана өчен мактау сүзләреннән торган Рәхмәт хаты күңелле булса, улы өчен бөтен часть каршында аны алу горурлык, ә армиягә китүче егетләр өчен бик зур тәрбия чарасы. Бу язда беренчеләрдән булып армиягә алынучы 19 егетнең берсе Йошкар–Олада, берсе Мәскәү янында, калганнары Саратовта хезмәт итәчәк. Шурабаштан Александр Уразаев юл төзүче булырга укыган. Эшли башлаганчы хезмәт итеп кайтуны бурычы итеп санаган. Михайловкадан Роман Романов булачак эретеп ябыштыручы. Ул да башта армия, аннан соң эш, ди, үзенә горурланып карап торган әнисе Натальяга күз ташлап.

– Сизәм, егетләрнең теләге тизрәк хәрби кием киеп үз частьларында булу, – диде “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе, әфганчы, үзе егетләр өчен үрнәк офицер, запастагы подполковник Сергей Баһаветдинов. – Мин җиде тапкыр Саратовтагы частьта булып кайттым. Андагы шартларны без хезмәт иткән чор белән чагыштырып та булмый.

– Хезмәт итү урынына баргач, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин турында иптәшләрегезгә горурланып сөйләрсез, – диде хәрби ветераннар оешмасының район комитеты җитәкчесе Юрий Козлов.

Гөлфия Габитова егетләрне музей белән таныштырды, Гани Сафиуллин батырлыгы турында сөйләде. Илгизәр хәзрәт һәм Сергей атакай дога укыдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International