Җәйләүләрдә йөрер чак

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Җәйләүләрдә йөрер чак

Һәр эшне бездә гадәттә “Яңарыш” (элекке “Татарстан”) хуҗалыгы башлап җибәрә. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә шулай.

– Әлеге хуҗалыкта малларны 6 майда ук көтүгә чыгардылар, уҗым ашата башлагач сөтләре дә артты, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов.

Баш зоотехник (бу хезмәттә 41 ел) Илдус Сабиров тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сорасаң да, үз эшенә кагылышлы мәгълүматларны бирә ала. Иң мөһим дип санаган вакыйгаларны куен дәфтәренә язып бара.

– 2015 елда да сыерларны 6 майда көтүгә чыгарган идек, – диде ул. – Вакыты да язылган – 8 сәгать 45 минутта чыгарып бетергәнбез. Барысы 719 мал чыккан. 2013 елда 16 майда чыгарылган.

Бүгенге көндә хуҗалык маллары 6 көтүдә йөри. Алардан кала “Северный” ширкәте – 5 көтү. “Игенче”, “Үзәк”тә – 3әр, “Закирҗанов Р.М.” ширкәтендә – 2, “Ак барс” агрокомплексы”, “Аю”, “Ватан”, “Габбасов А.А.”, “Казанка” ширкәтләрендә – 1әр.

Терлекләрне көтүгә чыгаргач “Яңарыш” ширкәтендә кардаларны тирестән чистарталар, ферма тирәләрендә буш яткан җирләрне эшкәртеп, тәртипкә китереп куйганнар.

Казансу буендагы җәйләүдә 231 тана йөри. Алар октябрь аена кадәр иркенлектә, рәхәтлектә булачак.

Быел яңа оешкан хуҗалыкларда терлекчелектә дә игътибарга лаеклы үзгәрешләр бар. “Кишет”, “Ашыт”, “Кызылъяр” ширкәтләрендә бозауларны яңача асрауга күчәләр. Салкын ысул белән асраганда бер читлектә бер бозау бөрешеп ята иде. Әлеге хуҗалыкларда мондый ялгызлыкны бетергәннәр. Читлекләр киңәйтелгән, аларда сигезәр бозау. Аерым бүлемдә сигез сөт эчү урыны ясалган. Бозаулар йөгереп барып сөт эчәләр дә, йөгереп үз “өйләренә” кайталар. Гел хәрәкәттә алар.

“Нуриев Р.И.” ширкәтендә дә бозаулар торагына үзгәрешләр кертәләр. “Закирҗанов Р.М.” ширкәтендә кардаларны ремонтлауга керештеләр.

18 майда “Тукай” хуҗалыгында сыерларны ясалма орлыкландыру буенча семинар–уку оештырылды. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов башлап җибәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов терлекчелектә 4 айлык эшкә йомгак ясады. Нәсел эше буенча инспектор Зәмһәрия Зарифуллина хуҗалыкларда бозау алу, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча эшнең торышына анализ ясады.

Республиканың “ Элита” нәсел предприятиесе баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров технологлар өчен бик файдалы киңәшләрен бирде, белемнәрен яңартты.

Соңыннан Кушлавыч фермасында укуларның практик өлеше үтте.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International