1 млн. сум грант откан мәктәптә

2017 елның 26 мае, җомга

1 млн. сум грант откан мәктәптә

Быелгы уку елында Шушмабаш мәктәбе “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” бәйгесендә җиңеп, 1 млн. сум грант отты. Укытучылары да җиңү яулады. Ә бит бәйгедә катнашу өчен күпме мәгълүмат тупларга кирәк! Валлаһи, шулаймы икән, дип карарга мәктәпкә Казаннан бер төркем делегация кайтып төшкән. Һәм, менә, Шушмабаш мәктәбе – җиңүче!

Хәзер укытучылар да имтихан тапшыра, ягъни тест үтәләр. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бер семинарда кайбер укытучыларның тестны канәгатьләнерлек үтмәүләре турында сөйләгән иде. Ә Шушмабаш мәктәбендә химия укытучысы, укыту буенча директор урынбасары Лилия Фәтхрахманова тест сорауларына 100 баллык җавап биргән!

– Мин усал, – дип елмая Лилия ханым. – Ә дәүләт имтиханнарына балалар химияне сайлый.

Сүзгә директор Рәзилә Шәймәрданова кушылды:

– Ел саен бездән 1-2 бала медицина институтына укырга керә.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзрахманова республикада “Ел сыйныф җитәкчесе – 2017” бәйгесендә аерым номинация буенча җиңү яулый.

– Бәйгеләрдә җиңү өчен укучыларның уңышы булырга тиеш, – дип сөйли Гөлназ Ильясовна. – Безнекеләрнең 5 ел рәттән рус теле һәм әдәбияты буенча урыннары бар. Бәйгедә катнашу ул сәхнәдә уен уйнау гына түгел. Финалга үткәч, Казанда бөтенләй чит класста сыйныф сәгате һәм осталык дәресе үткәрергә туры килде. Балаларны кызыксындыра, аларны темага җәлеп итә алу мөһим роль уйнады.

Биология укытучысы Чулпан Сәмигуллина республикада “Ел укытучысы –2017” бәйгесендә аерым номинациядә җиңү яулады. Чулпан ханым ничек итеп бәйгедә сыналулары турында сөйләп шаккатырды. Үзләре турында әдәбиятта иң авыр жанрларның берсе – эссе дә язарга туры килгән.

– Казанда иң кыены татар классы табу булды, – диде ул. – 2нче гимназиядә “Күрү органы күзләр – анализаторлар“ темасы буенча дәрес бирергә туры килде. Әмма класс татарча дәресне бик аңламый булып чыкты. Шуның белән азрак оттырдык. Ә икенче көнне дәресне русча бирергә әзерләндем. Әмма дәресне ана телендә бирсәм, отышлырак буласы булган. Бәйгенең әнә шундый нечкәлекләре дә бар иде.

Физика укытучысы Рәмлә Нуриева үзе оештырган “Хәтер“ сайты белән таныштырды. Шушмабаш, Шекә, Илдус, Үгез–Елга, Носы авылларындагы сугыш һәм тыл ветераннары турындагы мәгълүматларны туплаган. Рәмлә ханым төрле конкурсларда җиңүләре турында сөйләде.

Мәктәпнең концерт залында Сабантуйга бүләк җыю күренеше бара. Гөлфия Вилданова өченче ел театр түгәрәге җитәкли. Сүзгә саран балаларны да сөйләшергә өйрәтә, диләр аның турында. “Гөлфия ханым мәктәп өчен табыш булды“, – ди куанып, мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова. Алар төрле конкурсларда җиңеп киләләр.

Мәктәп капкасын ачып керүгә белем символы Ябалак каршы ала. Әлеге скульптура әсәрен технология укытучысы Гөлнара Шәвәлиева иҗат иткән. Менә нинди укытучылар эшли Шушмабаш мәктәбендә!

Ә информатика укытучысы Элнар Нуриҗанов җитәкчелегендәге роботлар белән эшләү түгәрәге балаларны биг-рәк тә җәлеп итә. Мәктәп, республика конкурсында җиңеп, 600 мең сумлык грант откан. Мәктәпкә роботлар кайта, аерым бүлмә җиһазлана.

...Директор бүлмәсенә мәктәпне төрле бәйгеләргә әзерләүче команда килеп керде. Алар бүген яңа конкурска әзерләнә.

– Сезнең балалар белән шөгыльләнергә вакытыгыз каламы соң? – дип сорыйм.

– Азрак йокларга туры килә, – диде алар бертавыштан. – Ә бәйгеләрдә нәкъ менә шул балалар уңышы белән җиңәбез бит инде без!

Алар мәктәптән кайтып китәргә дә ашыкмый. Бер язмада гына Шушмабаш мәктәбе турында язып бетереп булмый. Уңышлар аларга!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International