Алар – район горурлыгы

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Алар – район горурлыгы

Узган атнада районыбызда мәдәният өлкәсендә уңыш казанган сәләтле балаларның күплегенә сокланып, горурланып утырган идем. Россия көнендә тагын бер шундый чарада булырга туры килде.

Арча Мәдәният йортына олимпиада, конкурс, фестивальләр җиңүчеләре һәм призчылары булган сәләтле, талантлы балаларны җыйдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, аның урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, “Казан арты” милли кадрлар әзерләү үзәге директоры Гөлнара Гарипова, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов, “Эталон” ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов кулыннан бүләк алу аеруча горурлык булгандыр. Әлбәттә, тырышлыкларын күрә белеп, зурлаган туган җирләренең данын лаеклы күтәреп, еракларга да таратачак алар. Котлау сүзләрен җиткергәндә район башлыгы да шул фикерне әйтте.

Бүләкләнүчеләр арасында Арчаның 5нче гимназиясеннән Камилә Ризванова һәм 2нче мәктәптән Екатерина Хадыкина да бар иде. Уку алдынгысы, быел мәктәпне тәмамлап, киләчәген тәрҗемәче итеп күрергә хыялланган Камилә республика олимпиадасы призчысы булып, рус һәм татар телләре буенча Халыкара олимпиадада катнашкан. “Укырга КФУга керергә хыялланам, олимпиадалардагы уңышларым берникадәр өстенлек бирер дип өметләнәм. Аннан тыш Лобачевский исемендәге олимпиадаларда да катнашып килдем, анда яулаган баллар да укырга кергәндә исәпкә алына. Уңышларымда укытучыларымның өлеше зур, аларга зур рәхмәт”, — ди ул.

Екатерина быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Гаиләләре Төмән өлкәсеннән бирегә күченеп кайткач, 2нче мәктәпнең 2 сыйныфында укый башлый ул. “Татар теле миңа бик ошады, үз теләгем белән өйрәнә башладым. Өйдә әти, әби белән татарча, әни белән русча аралашам, энем белән ике телдә дә, — ди рус милләтеннән булган кыз. — Бу телне киләчәктә балаларыма да өйрәтәчәкмен”. Катя быел Арча педагогика көллиятенә керергә әзерләнә. “Югары белем алу замана таләбе, бәлки киләчәктә татар теле юнәлешен сайлармын”, — дип хыяллары белән дә уртаклашты. Ел саен олимпиадаларда катнашуының нәтиҗәсе быел Катяга шатлык алып килгән — татар теле буенча республикада 1нче урынны алып, Халыкара олимпиадада катнашу бәхетенә ирешкән. Укучысы белән укытучы Гөлнара Мөбарәкшина урынлы горурлана.

Бүген бүләкләнүче абый-апаларын күреп кечерәк яшьтәгеләр алар урынында булырга хыялланып утыргандыр. Кечкенәдән табигатькә сакчыл караш рухында тәрбияләнүче балалар бабайлары, әтиләре, абыйлары белән бергә ясаган сыерчык оялары “Казансу” паркындагы агачларга куелган.

Бу истәлекле көн һәр баланың хәтерендә озак сакланыр.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International