Ана йөрәге ничек түзгәндер

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Ана йөрәге ничек түзгәндер

Кушлавычта яшәүче Кәүсәрия Хәйруллина 8 июньдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина да барды.

– Путин да минем туган көнне белгәнмени? – дип сорап куйды Кәүсәрия апа чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып, аптырау катыш шатлыклы йөзен Рамил Илгизовичка текәп.

 Яшь чагында бик чибәр булып, әле дә шул матурлыгын югалтмаган чандыр гына гәүдәле, елмаеп кына торучы бу апаның самими соравы йөзләрдә елмаю уятты.

Иске Җөлби авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә ул.

– Бик яшьли эшли башладым. Аяктан чабата төшмәде. Туярлык ашарга булмады, – әтине фронтка алып киттеләр. Әни белән дүрт бала калдык. Сука да сукаладык, чәчү дә чәчтек, уңыш та җый-дык. Урман кисәргә дә җибәрделәр. Безнең бәхеткә 1945 елда әти сугыштан исән–сау кайтты. Сугыштан соң да җиңел суларлык булмады. Фермага күтәреп салам, печән ташыдык.Көч булган икән, дим хәзер.

– Әни күтәргәнне без күтәрә алмый идек. Шундый көчле иде ул, – дип сүзгә кушылды улы Габделнур.

Фидакарь хезмәте өчен сугыштан соң 20 яшьлек кызны медаль белән бүләклиләр. 1948 елны ул Кушлавыч авылы егете Гарифуллага кияүгә чыга.

– Гарифулла абый бик тырыш, батырып эшли торган, булган кеше иде, – диләр авылдашлары.

Ә колхозда Кәүсәрия Хәйруллина төрле эштә йөргән, авырлыклардан курыкмаган, шуннан лаеклы ялга да чыккан. Гаиләгә дә вакытын тапкан, иренә, балаларына мәхәббәтен жәлләмәгән. Гарифулла абый белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Тик...

Язмыш бу нечкә күңелле, мөлаем ханымны төрле яктан сынаган. Ире салкын җир куенына кергән, бер–бер артлы ике уллары – Тәлгать белән Рәфкать үлемен дә кичергән. Хатын–кыз, ана йөрәге ничек түзгәндер, моны ул бер үзе генә белә.

Кәүсәрия апаның алты оныгы, сигез оныкчыгы бар. Бүгенге көндә өченче улы Габделнур тәрбиясендә яши.

– 55 яшемдә лаеклы ялга чыктым да әни янына кайттым. Өйне яңартырга булдым. Хатыным, балалар әлегә шәһәрдә, – дип аңлатты Габделнур.

– Аллага шөкер, картлык көнем бик бәхетле. Улым бик тәрбияли. Рәхмәт яусын үзенә, – диде саубуллашканда Кәүсәрия апа.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International