Яңа парк ачылды
Арчаның Казансу елгасы буенда экстремаль уеннар паркы ачылу тантанасында бигрәк тә малайлар шаккатты. Казаннан кайткан егетләр төркеме турникта һәм борысларда могҗизалар эшләп күрсәткәч, алар бар да экстрим абыйлары янына җыелды.
Турникта күтәрелеп, җиргә ятып, кулларына таянып, этелеп карадылар. Үзләренең “сыек” икәнлекләрен чамалаган малайлар үҗәтләнеп турникта тартылырга тырышты. Иртәгесен күзләрен ачышка, беренче сүзләре: “Паркка барабыз!” – булды. Гади генә турник, борысларда ясалган шаккатырырлык трюкларны үз күзләрең белән күрүнең көче иде бу. Аның болай кызыклы тамашалар белән тантаналы рәвештә ачылуы тәэсирле булды. Бердән, бу җыелган халыкка кызык- лы тамаша булса, икенчедән, әнә шул малайлар, үсеп килүче яшь буынга ул алга таба шөгыльләнү өчен осталык дәресе иде.
Экстрим парк капкасына аркылы сузылган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте. Район башлыгы җыелган халыкны Россия көне белән котлады, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләде, һәркемне паркта шөгыльләнергә чакырды, сәламәтлекне ныгытырга һәм спорт җиһазларын саклап тотарга киңәш итте, спортчыларга, ГТО нормаларын бик шәп тапшырган 11 сыйныфны тәмамлаган егетләргә һәм кызларга, хәлләрен сорашып, матур теләкләр әйтеп, алтын значоклар тапшырды.
Иң беренче булып мәйданга Курса–Почмак мәктәбен тәмамлаучы Азат Әсхәдуллин чыкты. Физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов Азатны мактап бетерә алмады.
– Тәртипле егет. Гөберчәк авылыннан. Әти-әнисе гади колхозчылар. Үз тырышлыгы белән алган алтын медаль бу. Спортның төрле төрендә катнаша. Волейбол да уйный, чаңгыда да шуа, йөгерә дә... Хәзер ГТОның файдасы зур. Югары уку йортына кергәндә ГТОның алтын значогы булса, 10 балл өстиләр! Бу бүләкне район башлыгы кулыннан алу зур дәрәҗә һәм онытылмас истәлек. Болар барысы да спортка зур этәргеч! Парк искиткеч, иртәгә лагерьдагы балалар белән монда киләбез.
Әлеге бүләкне алган Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаучы Төбәк-Чокырча авылыннан Ксюша Рысаева белән дә сөйләштек.
– “Арча” спорт комплексында атнага өч тапкыр баскетбол белән шөгыльләндем, – дип сөйләде ул. – Тренерыбыз – Җәүдәт Хәсәнов. Җәүдәт Абдулловичка, физкультура укытучысы Таһир Зөлфәтовичка рәхмәт, җиңүләребез, уңышларыбыз күп булды. Безнең команда баскетбол буенча Татарстан чемпионы. Ә экстрим парк бик шәп булган!
Халык Казаннан кайткан егетләр төркеменең турник һәм борысларда башкарган экстрим чыгышларын карады. Якында гына район үзешчәннәре җырлап–биеп торды. Концерт программасын җыр- чы Расих Галимҗанов ачып җибәрде. Аны җырчылар Рәсим, Алсу дәвам итте. Биредә, чыннан да, күңелле иде! Ихтыярың: җыр тыңлап, күл буенда ял итәсеңме, атынгычларда рәхәт чигәсеңме, эскәмияләргә утырып, концерт карыйсыңмы, турникта тартыласыңмы, баулардан корылган каршылыклар аша үтәсеңме, каскадларда йөрисеңме, кыскасы, физик һәм рухи ләззәт өчен биредә мөмкинлекләр күп, урамда төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган менә дигән парк бу.
Румия Надршина