Нәрсә урсаң да ур – азыгың булсын

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Нәрсә урсаң да ур – азыгың булсын

10 июньдә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогына җыйналдылар. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашында чәчүлекләрне эшкәртү һәм саклау, уңыш алуда сидераль культураларның роле дигән темага семинар–киңәшмә узды.

– Төп темага күчкәнче терлек азыгы әзерләүгә кагылышлы бер фикер әйтеп үтәм, – диде Ренат Гатиятов. – Мин әле генә Кукмара районыннан кайттым. Анда кайбер хуҗалыклар арышны урып сенаж салырга җыена. Бездә дә, бәлки, күпьеллык үләннәр белән киеренкелек булган хуҗалыкларда бу турыда уйларга кирәктер? Билгеле, моны һәр хуҗалык үзе хәл итә, әмма исәп–хисап булырга тиеш.

“Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов хуҗалыктагы эшләр белән таныштырды. 11200 гектар чәчүлек җирләре бар. Мәйданнар зур булганга тәүлек буе эшләргә туры килә. Сидераль культураларның файдасы бәхәссез, алар 1500 гектарда чәчелгән.

Хуҗалыкның баш агрономы Марат Вахитов корткыч бөҗәкләргә каршы көрәштә, үсемлекләрне саклауда акча кызганмаска киңәш итте. Чөнки зыяны 2–3 мәртәбә артыграк булачак. Игеннәрне кыяктан тукландыру гектардан 10–15 центнер уңышны күбрәк алырга мөмкинлек бирә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов сидераль культураларның файдасын саннар белән раслап күрсәтте. Кандала үләне бер гектарда 200 килограмм азот, 50 килограмм фосфор, 150 килограмм калий калдыра. Мондый мәйданга чәчкән культура бернинди ашлама кертмичә дә гектардан 35 центнердан артык уңыш бирә.

– Гербицидлар белән эшләгәндә үсемлекләрне кыяктан тукландыру өчен микроашламалар да кушып сибәргә тәкъдим итәбез, – диде Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Моның нәтиҗәсе бик зур.

Арыш һәм көзге бодай культураларында ончыл чык дигән гөмбә авыруы күренә башлаган. “Игенче”, “Кырлай”, “Үзәк”, “Курса МТСы” хуҗалыкларында моңа каршы эшкәртү башланган инде.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин да чәчүлекләрне карау буенча киңәшләрен бирде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлек азыгы әзерләү техникасы әзерләү буенча конкурста җиңүче булган “Курса МТСы”, икенче урынны алган “Яңарыш”, “Северный”, өченче урынга лаек булган Тукай хуҗалыклары җитәкчеләренә район башлыгының Дипломнарын һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International