Сезне көтәләр, ир-егетләр!
18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: малайны армиягә озатасы бар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Берара, болганчык елларда армиягә бару-бармау мәсьәләсе килеп туса да, хәзер егетләр хезмәткә бик теләп китә.
Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның үз йоласы — туган йортында дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздырыла, авылларда егетләр йорттан-йортка кереп саубуллашып китә. Аның кайтуын авылдашлары, сөйгән ярларының чиккән кулъяулыклары көтә.
14 июнь көнне хәрби комиссариаттан 4 егетне армиягә озаттылар. Исән-сау әйләнеп кайтсын егетләребез, якыннарына сабыр гына көтәргә язсын. Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач “Мин армиядә булдым!” дип горурланып сөйләшүләре ни тора! Элек, ичмаса, солдатны армиядән кайтуын “Эшче көч кайта”, — дип колач җәеп көтеп торганнар, берничә көн ял итүгә, үзе теләгән эшкә дә урнашкан кичәге солдат. Тик хәзер заманалар үзгәрде, эш табулары кыенлашты. Армия сынауларын узган, хәтта югары белемгә дә ия егетләребез үзенә кулай эш таба алмый гаҗизләнеп йөрергә мәҗбүр.
ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов та борчыла яшьләрнең киләчәге өчен. Егетләрне озаткан көнне дә сөйләшү үзеннән-үзе шул юнәлешкә кереп китте.
— Теләге булган ир- егетләргә эшле, тораклы булуның ышанычлы юлы бар. Гаиләләре белән дә китә алалар, — диде ул. — Болар контракт буенча хезмәт итүчеләргә кагыла.
— Хәрби кеше булу – малайларның хыялы. Димәк, ул хыялны теләгән һәркем тормышка ашыра ала?
— Әлбәттә. Сәламәтлеге мөмкинлек биргән, армия хезмәтен узган 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне, шулай ук 27 яше тулып, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә армиягә алынмаган егетләрне дә контракт буенча хезмәт итәргә чакырып калабыз. Хәтта сәламәтлеге яхшы булмау сәбәпле, армиягә алынмаганнар да теләк белдерә ала, андыйларга медицина комиссиясе уздырыла. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр фәкать полициядә исәптә тормаска тиеш, махсус белеме булу да мәҗбүри түгел. Белем дигәннән, югары яки махсус урта белемгә ия булучылар солдатка чакырылу урынына контракт белән китә ала. Моның уңай яклары күп — әйтик, егетләр хезмәт иткән чорда акча эшли, киләчәгенә мая туплый, өстәвенә әти- әнисенә булыша ала, аннан алар казармаларда түгел, тулай торак яки фатирларда (чыгымнарын хөкүмәт күтәрә) яши. Бу юнәлеш буенча өч егет китәргә әзерләнә.
— Гомумән, контракт белән хезмәт итүнең өстенлекле яклары нидә?
— Һәр контрактчы хәрбигә түбәндәгеләр гарантияләнгән: торак белән тәэмин итү, белем алу, медицина ярдәме күрсәтү, азык-төлек (аерым категория хәрбиләр өчен) һәм махсус кием белән тәэмин итү, юлда бушка йөрү (командировкаларга, чираттагы ялны уздырырга барган юл чыгымнары), лаеклы ялга чыкканда стаж буенча өстенлек (20 һәм аннан да күбрәк еллар эшләсә), тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләү. Торак белән тәэмин итүгә килгәндә, хәрби 20 ел хезмәт итә икән (кайбер очрак- ларда 10 ел да булырга мөмкин), аңа үзе теләгән җирдән даими яшәү өчен торак бирелә. Тиешле ул елларны да көтмичә ипотека ярдәмендә тораклы була ала. 6 елдан артык эшләсә, кредит алып торакны акчага да сатып алу мөмкинлеге бар. Бу очракта банкка залогка шул алган торак салына. Мондый мөмкинлек тә бар: контракт белән хезмәт итүченең счетына ел саен билгеле күләмдә акча күчерелә. Өч ел дәвамында бу программада катнашучы хәрби банктан кредит алып Россиянең үзе теләгән почмагыннан үзенә торак сатып ала. Алган кредитын үзе түгел, РФ Кораллы Көчләр министрлыгы түли.
Розалия Зиннәтова