Таштан чәчәк ясый Минсадыйк
“Кулларыннан гөлләр тама”, диләр һәрьяктан талантлы, булган, уңган кешеләр турында. Мөрәледә яшәүче Минсадыйк Әсхәдуллин да әнә шундыйлардан. Аның агачтан, тимердән ясалган эшләнмәләренә сокланмый мөмкин түгел.
Күп балалы гаиләдә туып–үсә ул. Әтисе Гафиятулла оста тегүче була. “Сугыш елларында ат арбасына тегү машинасын салып, авылдан авылга тегү тегеп йөри. Гомер буе кичләрен тун, телогрейка текте. Бер күз белән, икенчесе күрми иде”, – ди Минсадыйк. Әнисе Сылубикә шәл бәйләү остасы була. Электр уты кергәнче күрше–тирә хатыннары җыелып, чыра яндырып, ул янып беткәнче җырлый–җырлый шәл бәйләп утыруларын да хәтерли ул.
– Шулай уртак көч һәм тырышлык белән йорт җиткезеп чыктылар. Мин мәктәпне тәмамлаганнан соң укырга кердем. Тик озакламый ташларга мәҗбүр булдым. Шул йорт салган вакытка туры килде. Акча җитмәде. Очны–очка ялгап барып булмый башлады. Армиядән кайткач энергетика техникумында укыдым. Шул ук вакытта төзелештә дә эшләдем”, – ди.
Минсадыйк Әсхәдуллин 36 ел Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта электрик булып эшләп лаеклы ялга чыга. Әле дә электрик хезмәте кирәк булганда чакырып торалар үзен, рәис мөрәҗәгать иткәндә хуҗалыкка да булышып тора.
Интернатта эшли башлагач ук ул циркулярка, станок һәм агач кыра торган пычаклар ясый. Беренче хезмәте – бала кровате. Уңышлы чыга, бу эш үзенә дә ошый. Тукмаклар, куна такталары, пилмән кисә торган җайланмалар, үзләренә кровать ясый. Аннан заказлар китә. Станокның да катлаулырагын ясарга туры килә.
– Бу вак–төяк белән генә тукталасым килмәде. Самовар эшләп карыйсы килде. Матур чыкты. Шуннан китте. Тоз, шикәр савытлары, чәйнекләр, чокыр, тәлинкәләр, уенчыклар, мебель (йомшак мебель дә), тәрәзә рамнары, йөзлекләре, ишекләр, гөл чүлмәкләре һәм башкалар. Мин ясыйм, кызым Алисә, оныгым Венера буйый. Бик матур чыга. Чормага бүлмә корып, бильярд өстәле дә ясап куйдым. Балалар кунакка кайтканда рәхәтләнә. Барысын да җилемләнгән нарат борыслардан эшлим. Чөнки юкә кипкәндә ярыла, – ди Минсадыйк Әсхәдуллин. – Казаклар авылыннан Мәсхүдә исемле кыз белән 1981 елда өйләнешкән идек. Ул интернатта пешекче булып эшләде. Өч бала тәрбияләп үстердек. Оныкларыбыз да бар. Шуңа күп җыелабыз. Олы улым Алмаз да үзем кебек. Миннән күреп күп нәрсәгә өйрәнде. Казандагы фатирында бар нәрсәне үзе ясады.
Минсадыйк өен дә үзе салып чыга. Хәер, үзләрендә генә түгел, күрше–тирә авылларда да аның кулы тимәгән йортлар бар микән. Аның гадәте – һәрнәрсәне өйрәнеп карыйсы килә. Теләк, кызыксынучанлык кына булсын, өйрәнүе берни түгел икән ди. Тик теләк белән генә мондый эшләрне башкарып була микән? Минемчә, монда беренче чиратта талант кирәк. Ә талант Минсадыйкта җитәрлек. Нәрсәгә тотынмасын, шуңа кулы бара. Рәхимҗан бабасы оста мич чыгаручы була. Минсадыйкның да өйрәнәсе килә. Үзләренең мичләрен кирпечен кирпечкә карап сүтә, аннан чыгарып карый. Менә китә заказлар. Газ кергән еллар, рөхсәт ала да, мичләр чыгара башлый. “Эшкә бик кызу мин. Булышучылар өлгерсен генә. Бер көнгә бер мичне чыгарып та куям. Кызуламый да булмый, чират торалар”, – ди.
Шулай ук кызыгып эретеп ябыштыру эшенә дә өйрәнә, өйләргә җылылык торбалары кертә. Анда да заказларга кытлык булмый. Кирпеч эшенә дә өйрәнә. Кирпечтән йортлар күтәрә башлый. 2000 еллар башында фото, видеога төшерүне үзләштерә. Мәҗлесләргә, туйларга йөри. Мотоцикл моторы белән трактор, “Ока” машинасы моторы белән төягеч трактор ясап куя, алардан да хуҗалыкта бик оста файдалана.
– Хәзер мондый хезмәтләр белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Ә элекке елларда юк диярлек иде, – ди. – Шулай да бүгенге яшьләрдән дә калышасы килми. Тимер эшен үзләштерәбез.
Бар да бер гаилә булып яши Әсхәдуллиннар. Я авылда, я Ирекләрдә җыелалар. Без дә Минсадыйкны шунда туры китердек. Иң беренче булып тимер һәм тактадан эшләнгән капка–коймаларына күз төште. Койманың нигезе таштан. Алай гына да түгел, таштан чәчәк ясалган. Мондый алтын куллы останың, чын талант иясенең таштан чәчәк ясавына да аптырый торган түгел.
Гөлсинә Зәкиева