ЗАГСка бәбиләр белән дә киләләр
Арча ЗАГСында Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова яшь әниләргә “Ана капиталы” сертификаты тапшырды. Ул тантаналы шартларда үтте.
Әле кайчан гына биредә яшь парлар яңа тормыш корып җибәргән иде. Бүген инде ике балалы тулы бер гаилә булып килгәннәр. ЗАГСның өйләнешүчеләр бүлмәсеннән аклык, сафлык бөркелеп тора. Бу матурлыкны бүген әниләре, әтиләре куенындагы нәниләр тагын да нурга күмгән. Йөрәге түзмәгән, сертификат алучы Алия–Рүзәлнең (Арчадан) әниләре Гөлфия ханым да килгән. Истәлекле көн шул, яшь гаиләләр турында дәүләтебез шулай кайгырта икән, шатлык-сөенечләрне бергә кичерергә кирәк. Олы кызлары Азалиягә 2 яшь, ә кечесе Эмильгә ай ярым гына әле.
– Өченчесен дә алып кайтырга исәп бармы соң? – дип сорыйм яшьләрдән. Хәер, анысын вакыт күрсәтер. Ә менә әниләре Гөлфия ханым тыйнак кына:
– Өч бала кирәк, – диде. – Үзебез дә бер бала белән калганбыз, Алия дә әти-әнисенә бер кыз булып үскән. Ишле гаилә күңелле.
Айгөл–Алмаз Фәйзрахмановлар Зур Бирәзә авылында яшиләр. Аларның нәни улларына 6 ай. Кызлары Камиләгә 4 яшь ярым.
Гөлзия–Раил Фәйзрахмановлар Мөрәле авылында яши. Уллары Рәнифкә 2 яшь, Илсинәгә 2 ай гына әле. Ана капиталын йорт төзергә файдаланырбыз, диләр.
Рузия Нурмөхәммәтова яшь әниләргә “Ана капиталы” сертификаты тапшыргач, әлеге акчаны (453 мең 26 сум) нинди максатларга файдаланып булуы хакында сөйләде.
Районда барысы 3479 анага сертификат тапшырылган. Шуның 2806сы ул акчаны тиеш- ле максатлардан файдаланган. Күбесе ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланың укуына, ананың пенсиясенең тупланма өлешен тулыландырырга тотарга ярый. Һәм тагын бер яңалык: ана капиталын инвалид баланы тернәкләндерү максатыннан да файдаланып була.
Аны ваклап алу мөмкинлеге дә бар. Моңарчы ул акчаны елга бер тапкыр 25 мең сумга кадәр алып булды. Быел көзге якка калыр, мөгаен, диләр.
Шуны да әйтеп үтәсе килә, акчаны турыдан–туры кулга бирмиләр. Акча килешү нигезендә банклар аша йөри. Хәзер йортларны, фатирларны ныклап төзекләндерәләр. Газ казанын алмаштыралар, янкорма эшлиләр, өй эчен матурлыйлар. Күпләрне бу максатлардан ана капиталын файдаланып буламы икән, дигән сорау кызыксындыра. Соңыннан без бу сорауны Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага бирдек.
– Йортны яки фатирны үзгәртеп кору өчен рәсми документлар нигезендә Ана капиталын алып була,– дип аңлатты Гөлназ Ибәтуллина.
Без яшь гаиләләргә Ана капиталы игелекләр китерсен, дип телибез.
Румия Надршина