Завод та булса...

2017 елның 16 июне, җомга

Завод та булса...

Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзеләчәге турында моңа кадәр дә хәбәр иткәләгән идек. 14 июньдә шушы мәсьәлә буенча “Кырлай” ширкәтенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “Даль–Кама” Яшел Үзән ит эшкәртү комбинаты генераль директоры Гоча Кварацхелия, Голландиянең “Маккейн” компаниясе финанс директоры Ален Дюранло, техник директор Рональд Мюллер һ.б. килде.

Кунаклар “Кырлай” ширкәтенең бәрәңге саклагычларын, бәрәңге игүдә кулланыла торган техниканы карадылар, Яңа Кырлай басуында яңа завод өчен билгеләнгән урында булдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Сервис–Агро” ширкәте генераль директоры Габделхәй Кәримов бәрәңге игү перспективалары турында сөйләделәр.

“Кырлай” ширкәте республикада икенче икмәкне иң күп мәйданнарда үстерүче хуҗалык. Хәзерге вакытта ул 1мең гектарда сугарып үстерелә. 2020 елга аны 3 мең гектарга җиткерү күздә тотыла. Район буенча да мәйданнар арта. Завод төзелә калганда бәрәңге игү шәхси хуҗалыклар өчен дә файдалы булачак.

Соңыннан сөйләшү “Түгәрәк өстәл” артында дәвам итте. Анда күрше Биектау һәм Балтач районнарының, үзебезнең районның бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар вәкилләре дә катнашты.

“Маккейн” компаниясе вәкилләре төзелә калганда яңа заводның нинди булачагы турында сөйләделәр. Ул 2019 елда 40–45 мең, 2020 елда – 70–75 мең, 2021 елда 95–100 мең тонна бәрәңге кабул итәргә тиеш. Әгәр дә эшләр уңышлы китсә, киләчәктә заводның икенче линиясен сафка кертеп тагын, 100 мең тонна кабул итү мөмкинлеге булачак. Билгеле, төп продукцияне чыгару өчен махсус сортлар игәргә кирәк. Әмма бәрәңге кисәкләре (хлопья) ясау өчен кондициясез бәрәңге дә кабул итәчәкләр.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов бәрәңге игү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар җитәкчеләренә мәйданнарны арттыру турында уйлый торырга киңәш итте. Чөнки бөртекле культуралардан бәрәңгенеке кадәр табыш алып булмый.

Шушы көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзү буенча киңәшмә булды. Анда район җитәкчесе Илшат Нуриев, “Сервис–Агро” ширкәте генераль директоры Габделхәй Кәримов та катнашты.

ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов завод төзү мәсьәләсе уңай хәл ителсә, компаниягә бөтен төрле ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International