Интернет аша җайлы
Хәзер төрле хезмәтләр Интернет белән дуслашырга чакыра. Шул уңайдан без район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Лилия Тәбрисовна, озак та үтмәс, һәр арчалы дәүләт хезмәтләре порталында “шәхси кабинет”ын булдырыр. Тормышлар алга таба бара. Сез турыдан–туры халык белән эшлисез. Ә шәхси кабинетны булдырып, Интернет аша эш итү клиентларны да һәм сезне дә күп мәшәкатьләрдән арындырачак. Бу өлкәдә сездә эшләр ничек тора?
– Хәзер дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша эш итсәң, күпкә уңайрак. Аны һәркемгә ачарга кирәк. Безгә мәшәкатьләнеп, вакытны сарыф итеп килеп йөрисе дә булмый. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль Порталында (uslugi.tatarstan.ru) электрон гаризаларны бакчага йөргән балага компенсация алу максатыннан язарга була. Баласы бакчага йөргән яшь әти–әниләргә биг-рәк тә кулай мөмкинлек бу. Баласына пособие алу өчен алар даими рәвештә безнең белән элемтәдә тора.
– Районда яшь әти-әниләрнең шәхси кабинет аша сезнең белән хезмәттәшлек итү дәрәҗәсе ничегрәк?
– Әти–әниләр шәхси кабинет аша актив эшли. Күпләр шәхси кабинетларын булдырды. Әмма тагын да активлашырга кирәк әле. Мин барлык яшь әти–әниләрне безнең белән хезмәттәшлек итү өчен шәхси кабинетларын булды- рырга чакырам.
– Шәхси кабинетны ачу өчен сезгә килергә кирәкме?
– Шәхси кабинетны безгә килмичә дә ачып була.
– Тәртибен аңлатып үтсәгез иде.
– Бүген социаль яклау бүлегенә төрле төрдәге гаризаларны язу өчен башта РФнең дәүләт хезмәтләре Порталында – (ЕСИА) esia gosuslugi.ru теркәлергә кирәк. Аңа htt://esia.gosuslugi.ru/registration аша керәсең һәм тиешле мәгълүматларны язып теркәләсең. Һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең порталына (uslugi.tatarstan.ru) автомат рәвештә килеп чыгасың.
– Шәхси кабинет аша гариза язу тәртибе ничек?
– Татарстан Порталында “Социаль яклау” бүлеген ачасың. Аның пособие, субсидия, компенсацияне билгеләү өчен гариза бирү өлешенә басасың. Компенсацияне алу һәм түләүләрне башкару өчен беренче ике гаризаны сайлап аласың һәм шуларны тутырасың.
– Шәхси кабинетны ачу яки аның аша эшләү буенча сораулар туса, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
– Безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар: 3-13-30, 3-13-34. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә, шәхси кабинет аша төрле хезмәтләр буенча да гариза язарга була.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина