Ял да, өйрәнү дә

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Ял да, өйрәнү дә

15 июнь көнне Арча агросәнәгать көллияте базасындагы “Шатлык” лагере быелгы беренче төркем балаларны кабул итеп ишекләрен ачты. Биредә, һәр елдагыча, быел да өч смена эшләячәк.

Беренче смена “Яшь армиячеләр”не җыйды. 70 бала хәрби башлангыч белемнәр белән танышачак, хәрби хезмәт ветераннары белән дә очрашачак. Район яшьләр эшләре, спорт бүлеге егет-кызлары спорт чаралары, уеннар оештырачак.

Балалар үзләре гитарага кушылып хәрби җырлар җырлады, кул сугышын да күрсәттеләр. Монысы яңалык түгел, Арчаның 2нче номерлы мәктәбендә шушы спорт төре буенча хәтта республика ярышларында катнашкан үсмерләр бар. Ә менә “Шатлык”та армия тормышына, хәрби уеннарга өйрәтү – бусы яңалык. Быел тәүге тапкыр яшь армиячеләрне җыйдылар. “Балаларны компьютер, телефон, башка төр гаджетлардан аерып алу ниятеннән шушындый төркем тупларга булдык, — ди ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов. — Чөнки бу, бердән, сәламәт яшәү рәвешен ныгытса, икенчедән, балалар хәрбиләр турында берникадәр мәгълүматлы, егетләр киләчәктә армия тормышына азмы-күпме әзерлекле булып, тормыш авырлыкларына әзер булачак. Мин үзем көн саен вакыт табып алар белән очрашып торам, хәрби хезмәт ветераннары, хәрби хезмәтнең эчендә кайнаган егетләр белән очрашулар оештырылачак. Хәрби әзерлекне спорттан башка күз алдына китереп булмый, балаларның ялы спорт белән бергә үрелеп барачак”.

Табигать җылы көннәре белән сөендерә, тулай торакта яшәгән бүлмәләре дә җылы. “Шатлык” балаларны җыйган көнне Шушмабаш мәктәбе базасында “Азимут” лагере да 20 яшүсмерне кабул итте. Бер атна гына булса да, андагы егетләр дә палаткаларда яшәп, шулай ук тормыш юлында очрарга мөмкин булган авырлыклар белән әзме-күпме очрашып, тормышка әзерләнде. Шунысы куанычлы — бу лагерьга килергә теләүчеләрнең дә саны гел арта бара.

Алмаз Борһанов егетләрне яшьтән патриотик рухта тәрбияләү ягында. Үз Ватанының, туган җиренең тарихын белмәгән кеше чын хәрби була алмый, дип районыбыз тарихы турында китапчыклар әзерләгәннәр. Алар балаларга ял иткәндә генә түгел, уку дәверендә дә ярап куячак.

Бүгенге көндә яллары бераз киеренке, күп мәгълүматлы булса да, балалар өлкәннәрнең үзләре өчен тырышып йөрүләрен еллар узгач аңлар һәм рәхмәт укырлар. Бәлки кемгәдер киләчәк һөнәрен сайларга да булышыр. “Шатлык” балаларны үзенә тартып тора. Оештыручылар яшь армиячеләрнең сафы алдагы елларда тагын да артыр, дип өмет итә.

“Шатлык”ны үзләренең базасында кабул итеп, балаларның ялын күңелле, файдалы итүдә ярдәм иткәне өчен көллият директоры Илнур Котдусовка зур рәхмәт”, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. — Бу сменада вожатыйлар Арча педагогика көллияте студентлары булса, киләсе сменага вожатый булып “Шаяннар, тапкыр- лар клубы” әгъзалары килә. Алар балаларны кеше арасында, сәхнәдә, җәмәгать урыннарында әдәпле булу серләренә өйрәтәчәк.

Арча районы балалары мәктәп яны лагерьларында, Анапа һәм Кырымда, республиканың “Учак”, “Сәләт” лагерьларында ял итә. “Теләүчеләр әле тагын мөрәҗәгать итә ала”, – ди Миләүшә Нияз кызы. Шулай ук “Форпост” лагеренда ял итәргә мөмкин. Яңа Кырлайдагы лагерь һәр елдагыча районныкын гына түгел, республика балаларын да җыя. Биредә 300 бала ял итәчәк. Ана телен тирәнтен өйрәнүгә корылган лагерьда балалар республикабызның күренекле шәхесләре, әдипләре белән очраша.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International