Саннар сөендерми
Районда “Тоннель” операциясе еш үткәрелә.
Бу чараның нәтиҗәсе бармы? Май ае нәтиҗәләре нәрсә күрсәтә? ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Май аенда 1253 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. 2016 елның май аенда 1037 очрак теркәлгән булган. Ике юл–транспорт һәлакәтендә өч кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. 36 вак (транспортка зыян килгән) юл–транспорт һәлакәте булды. Моннан тыш, тизлекне арттырган өчен – 604, куркынычсызлык каешы такмаганга – 133, рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага узарга чыккан өчен – 30 кешегә беркетмә төзелде. 59 җәяүлегә штраф салынды. Штрафларын вакытында түләмәгән 38 кеше ачыкланды. Суд карары нигезендә аларга хәзер икеләтә штраф, яки 15 тәүлеккә арест салына. Исерек килеш руль артына утыручылар саны да 11 булды. 30 мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз калу да куркытмый үзләрен. Ә 8 кеше бөтенләй таныклыксыз юлга чыккан. Аларга 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салына.
– Июньдә хәл ничек тора?
– 21 июньгә кадәр 815 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы булды. Узган елның шушы чорында 684 иде. Күрәсез, июньдә дә саннар арту ягында. Монда да сәбәпләр шул ук диярлек. Тизлекне арттыру очрагы – 458, балаларны машина салонында махсус җайланмасыз йөртү – 21, укылмый торган номерлар белән юлга чыгу – 43, куркынычсызлык каешын такмау – 97, вакытында штрафны түләмәү – 20 һәм башкалар. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыккан 7 кешегә беркетмә төзелде. Бер юл–транспорт һәлакәтендә бер кеше тән җәрәхәте алды, транспортка зыян килгән 33 очрак булды.