Балачак рәхәт чак
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова белән Шушмабашка балалар лагерьларына барып кайттык.
Юлда Миләүшә Ниязовнадан:
– Шушмабаш лагерьларына нинди бәя бирәсез? – дип сорадым.
– Әйбәт, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем. – Шушмабашта мәктәп яны лагере “Күбәләкләр”, хезмәт лагере һәм мәктәп базасында оештырылган район күләмендәге “Азимут” лагере эшли. Балалар “Азимут”та палатка корып, ял итә. Шушмабашта балалар ялын бик әйбәт оештыралар. Көннең һәр мизгеле уйланылган, кызыклы һәм файдалы чараларны үткәреп торалар. Күптән түгел Арча Укучылар сараенда “Сәләтлеләр университеты” мәйданчыгын ачу чарасында да Шушмабаш мәктәбе балалары үзләрен иң яхшылар рәтендә таныттылар.
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова телефоннан:
– Безгә яңгыр алып килмәгез, – дип уены-чыны белән әйтсә дә, яңгыр безне юлда озата барды. Балалар лагеренда тормыш гадәттә саф һавада үтә, яңгыр комачаулар инде, дип борчылдык. Әмма юкка, бераздан ялт итеп кояш чыкты.
“Азимут” палатка лагерена (җитәкчесе Гүзәл Вафина) йөргән балалар һәм “Күбәләкләр” лагеренда (җитәкчесе Лилия Зәйнакова) ял итүчеләр табигать кочагында ике якка тезелеп, күңелле итеп үзләренең тормышлары белән таныштырдылар. Кызыклар күмәк биюләр белән дәвам итте.
Биредә мәктәп яны лагере һәм палатка корып, ял итү өчен менә дигән урын. Яшел чирәмле мәйдан иркен. Турник, борыс, атынгычлар, футбол капкалары, каршылык полосалары – бар да балалар өчен эшләнгән. Янәшәдә генә заманча спорт мәйданчыгы. Анда баскетбол, волейбол, футбол уйныйсыңмы – ихтыярың. Велосипедлары да үзләре белән. Азга гына булса да балалар тормышы белән кайнап алдык. Алар көнне ничек үткәрүләре турында сөйләделәр, бергәләп спорт корылмаларын, каршылык полосаларын үттек.
6 сыйныфны тәмамлаган Илдар Гобәйдуллиннан истә калган көне турында сорыйм.
– Шушма елгасында балык тоттык. Тоткан балыклар белән уха пешереп ашадык, – дип ялкынланып сөйләде Илдар.
– Ә миңа беренче тапкыр палаткада йоклау ошады, – дип сүзгә кушылды Назлыгөл Гәрәева. – Һәр палаткада дүртәр кеше төн кундык.
– Курыкмадыгызмы соң?
– Ю-ук. Монда каравылчы бар. Авыл эчендә бит без. Романтика!
– Төрле урыннарга сәяхәтләргә чыктык, – дип сөйләде Рәзил Шакиров. – Арчага экстрим паркка кадәр бардык.
– Иртәнге сәгать 7дә йокыдан торабыз, – дип сүзне дәвам итте Мәрьям Әхмәдуллина. – Юынып алгач, йөгерәбез. Аннан ашыйбыз. Тамак ялгап алгач, китә җыен кызыклар...
– Өйдә теләсә кайсы вакытта тамак туйдырып алырга була. Монда ашыйсы килүләр интектермәдеме?
– Ю-ук, – дип бертавыштан җавап бирде балалар. – Көнгә биш тапкыр ашаттылар. Иртәбез боткадан, өстенә май, сыр куелган бутербродтан башланса, кичебез кефир, ряженка белән тәмамланды. Өйдә аның кадәр ашамыйбыз да әле без. Җиләк-җимеш, яшелчәләр дә бирделәр.
– Лагерьда сез нәрсәгә өйрәндегез?
– Мөстәкыйльлеккә!
– Ышаныч артты.
– Бердәм булырга, команда белән эшләргә өйрәндек.
Балаларның ялкыны безгә дә күчте. Шушмабаш мәктәбеннән без яхшы кәеф белән кузгалдык. Балачак рәхәт чак шул. Тырышып йөргән мәктәп директоры, укытучыларына рәхмәт.
Румия Надршина