Әле дә дуслар бар
Төрле районнар ветераннары белән очрашулар дәвам итә. Узган ел әтнәләр белән аралаштык, быел ерактан килделәр. Азнакайларны ветераннарыбыз һәрвакыттагыча арчаларга гына хас булган кунакчыллык, чәкчәкләр, җыр–бию белән район чигендә каршы алды. “Яшь йөрәкләр” ансамбле чыгышына кунакларның да җавабы әзер иде. Аларның “Хәтирә” ансамбле хуҗаларны үзенчә сәламләде.
– Азнакайда 12 ел район ветераннар советы рәисе булып эшләүче Миргасыйм Кәримов, район кулланучылар җәмгыятендә ветераннар советы җитәкчесе Рәйсә Зарипова белән узган ел теплоходта круизда булган идек. Арчадан Яңасала ветераннар советы рәисе Оркыя Мөхәммәтҗанова да барды. Шунда очрашу турында сөйләштек, – диде Арча районы ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов.
– Президентыбызның һәр татар Тукай яшәгән төбәктә булырга тиеш, дигән сүзләре һич истән чык-
мады. Ә безнең әле бер тапкыр да Арча якларын, Яңа Кырлайны күргән юк. Бу сәяхәт турында күптәннән хыялландык. Ниһаять, ул тормышка ашты, – диде Миргасыйм Кәримов.
Кунаклар Арча педагогика көллиятендә дә булдылар. Көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипованың уку йорты, “Әлифба” музее директоры Сания Камалетдинованың музей белән таныштыруы, затлы, зәвыклы костюмнардан Альбина Латыйпова җитәкчелегендәге “Язгөл” вокаль ансамбле кызлары чыгышы, гомумән, даны еракларга таралган педагогика көллиятендә булу кунакларда җылы хисләр калдырды.
– Мин шушы уку йортында белем алдым, – диде кунакларның берсе Рузилә Зарипова. – 1958 елда 13 яшемдә мәктәпне бишкә генә тәмамлап килдем. 55 ел үткән. Бик кечкенә идем. Әниләрне сагынып гел еладым. Тулай торакта яшәдем. Утын белән ягалар. Утын өемнәре арасына кереп укый идем. Өйгә елга ике тапкыр гына кайтам. Укытучылар Рәмзия Вәлитова белән Зинаида Корнейчук бик еш өйләренә чакыралар иде. Аларга дәфтәр тикшерергә дә булыштым. Стипендия алты сум. Өйдән ярдәм юк. Ипи белән килька балыгы ашыйбыз да, су эчәбез дә су эчәбез. Эч тула. Шул белем белән 40 ел үзебезнең районның Урсай авылында укытучы да, директор урынбасары да, авыл җирлеге башлыгы да булып эшләдем. 45 ел район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Хәзер “Ак калфак” район оешмасында димче. Бик күп парларны кавыштырдым. Бүген биредә авылдашымның кызы белән дә очраштым.
– Мин көллиятнең элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев белән очрашуыма чиксез шат. Ул Казан педагогика училищесында бабамның бертуган энесе Вәли Хаҗиевның укучысы булган, – диде ветеран журналист Нәсимә Камалиева.
– Татар теленнән укытты ул безне. Баһадир гәүдәле, чибәр кеше иде. Кызларыбызның барысы да гашыйк иде аңа, – дип сүзгә кушылды Илдус Сәгъ-
диев. – Шунысы хәтергә нык уелып кереп калган, Вәли Хуҗиевич студентларда татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде, китап укырга өйрәтте. Язу- чылар клубына очрашуга алып йөри иде. Янына барып, Габдрахман Әпсәламовның безнеке кебек костюм кия микән дип, костюм итәген тотып караганымны хәтерлим әле.
“Казан арты” тарих–этнография музее да кунак- ларда бик матур тәэсирләр калдырды. Аннан соң – Яңа Кырлайга сәяхәт. Габдулла Тукай музеен карадылар, Сәгъди абзый йортында булдылар, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, фоторәсемнәргә төштеләр.
– Казаннан Уфага барганда Тукай Азнакайга кереп ял иткән. Бу – төгәл мәгълүмат. Тик кемдә? Шуны өйрәнәбез. Азнакайда Тукай урамы, Тукай һәйкәле бар. Һәйкәл янында шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез, – диде Миргазыйм Кәримов һәм музейга истәлек-
ле бүләк тапшырды.
Аралашу, чәй өстәле артында да дәвам итте. Зур концерт булды, ике яктан да ветераннар узыша–узыша чыгыш ясады, “Яшь йөрәкләр” тәмам яшәреп бетте, Фәрхат Зыятов бер–бер артлы шигырьләрен яудырды, Равил Габдрахманов моңлы көйләрен сузды. Азнакайда туып–үскән, 43 ел Арчада яшәүче, 40 ел педагогика көллиятендә укыткан Илүзә Садвокасова чыгышы якташларына бүләк булып яңгырады.
Сүзләренә, фикерләренә, тойгы–хисләренә караганда, очрашу азнакайларда матур хисләр калдырды. “Арчагыз – сокланырлык! Чиста, зур, матур. Табигате искиткеч. Бар җирдә тәртип, яшеллек, кая карама чәчәкләр. Без мактанып Азнакайны Татарстанның Швейцариясе дип йөртә идек. Арчаның бер дә калышкан урыны юк икән”, – диделәр саубуллашканда кунаклар.
Гөлсинә Зәкиева