Кайтыгыз, хәтерләрдә генә булса да
21 июнь кичендә халык Арчаның “Казансу” паркына җыелды. 1941 елның 22 июне сугыш башланган кара көн булып тарихка уелып калды. Буыннар хәтерендә ул мәңге онытылмас. Ата-бабаларыбыз кулларына корал алып, тормышларын аямыйча туган илен сакларга күтәрелгән. Тылдагы бар эш хатын-кызлар, бала-чага, карт-коры җилкәсенә өелеп калган.
...Күңелләрне тетрәндереп Вячеслав Молотов тавышы яңгырады: “Бүген, иртәнге сәгать 4тә, Германия гаскәрләре безнең илгә бәреп керде...” Тын калдык. Якында гына бер кош кычкырды. Гүя ул солдатның җаны булып безгә дәшә иде: “Искә алуыгыз өчен рәхмәт...” Арча районыннан гына да сугышка 25 меңнән артык ир-егет киткән. Шуның яртысыннан күбрәге туган ягына әйләнеп кайта алмаган. Кайтканнарының да кайберләре, сәламәтлеге какшап, озак тормыйча бакый дөньяга күчкән. Якында гына кычкырган кош кайтмый калган солдатларның җан авазын ишеттерә сыман иде. Без монда-а..!
Юксынулар алып килде сугыш,
Күпме ирләр кайтмый калдылар...
“Казансу” паркына “Хәтер шәмен яндыр” акциясендә катнашырга килүчеләрнең күбесе яшьләр иде. Акция паркта саф һавада “1941нең көзе” фильмын карау белән тәмамланды. Мәктәпләрдән дә килгән иделәр. Арчаның 5нче гимназиясе педагог-оештыручысы Гүзәл Абдуллина укучыларны һәм ике кызын – Айсылу белән Таңсылуны да алып килгән.
– Мин мондый акциядә беренче тапкыр катнашам, – дип сөйләде Гүзәл ханым. – Бик дулкынланам. Без сугышта катнашкан каһарманнарны онытмаска тиеш. Мондый акция яшьләр, балалар өчен бик зур тәрбияви көчкә ия. Тынычлыкка, иминлеккә ни җитә! Әмма әле арада бүген акциянең мәгънәсен аңлап бетермәүче яшьләр дә бар. Шуңа да кайберәүләрнең йөзендә елмаю, телендә шаян сүз.
“Хәтер шәмен яндыр” акциясенә ветеран укытучы Рәмзия Хәмидуллина да килми калмаган. Рәмзия ханымның хис-тойгылары белән дә кызыксындык.
– Сугыш бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмаган, – дип сөйләде ул дулкынланып. – Минем әти Шәриф, сугышның башыннан ахырына кадәр катнашып, орден, медальләр белән кайткан кеше. Әмма әтинең бер энесе Әмирҗан абый Сталинград сугышында егет килеш 1942 елда һәлак булган. Әтинең сеңлесе Мәгъсүмә апа сугыш елларында энесе Әхмәтне Сослангер лагерена күмәргә барган. Абыебыз бетләп, ябыгып, тәмам эштән чыгып мәрхүм булган. Апа башындагы яулыгын салып, мәрхүмнең ят җирләренә каплаган. Туганнарыбыз Нургали, Каюм абый да сугыш корбаннары. Бертуганнарым, сугыш чоры балалары Рәдиф, Раиф, Рәис абыйларым җир куенында инде...
Бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнарын искә алдык. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов чыгыш ясады. “1941. Онытмыйбыз” сүзләренә шәмнәр тезелде.
...Өстән яңгыр сибәли. Юксынуларга түзә алмыйча, гүя, табигать тә елый иде. Кинәт, караңгылыкны ярып, күңелләрне ачыттырып, теге кош кычкырды...
Румия Надршина