Хәтерләрдә — мәңгегә

2017 елның 23 июне, җомга

Хәтерләрдә — мәңгегә

Бүгенге белән ул көн арасында 76 еллык тарих ята. Ләкин аның кайтавазы, ачы әрнүе йөрәкләрдә уелып калган. Әтиләре фронтка киткәндә туып кына калган балалар да әти дип бер әйтергә тилмереп үсеп шул яшькә җитте инде.

Кичә яу кырында башын салган райондашларыбызның рухы шатлангандыр — Арчаның Җәмигъ мәчетендә Раил хәзрәт Гыйләҗев, чиркәүдә Сергий атакай тарафыннан алар рухына дога кылынды, Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салынды. ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, хәрби хезмәт ветераннары катнашты анда.

Җирдә иге-чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлык-
тан вафат булганнарны искә төшерә. 1996 елда 22 июнь рәсми рәвештә Хәтер һәм кайгы көне булып игълан ителде. Бу көнне ел саен Арчада Мәңгелек ут янына күп кеше җыела. Өлкәннәрне сугыштан кайтмый калган якыннарының рухы китерсә, яшьләр тарихны искә төшереп, райондашларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан ир–егетләр, тылда хезмәт куйган хатын-кызлар, ул елларда бала килеш кечкенәдән бил бөгә башлаган, бүген инде өлкән буын саналучы райондашларыбыз батырлыгы алдында баш ия.

Район башлыгы Илшат Нуриев өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп: “Сугыш сүзенә күпме кайгы-хәсрәт сыйган. Без аның авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән каһарманнар алдында баш иябез. Сугыштан кайта алмый калганнарның урыны оҗмахта булсын. Биредә утырган тыл ветераннарына да зур рәхмәт!” — диде.

Арча районыннан фронтка киткән 25 мең райондашыбызның 14 меңе кире әйләнеп кайта алмаган. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен 4 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеме алган, бик күпләр орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Бүген биредә аларның кайберләренең туганнары, балалары да катнашты.

Сугыш чоры баласы, әтисен фронтта югалт-кан Илдус Сәгъдиевның күңеленә һаман бер уй тынгы бирми. Ул аны еш кабатлый,Хәтер һәм кайгы көнендә дә әйтмичә кала алмады: “Эзтабарлар ел саен билгесез солдатларны ачыкласа да, хәбәрсез югалганнарның саны һаман кимеми. Онытсак иде без ул сүзне, алар һәммәсе сугышта башын салган бит. Бу турыда мин РФ Президентына да хат юлладым һәм Җиңүнең 75 еллыгына ул сүзне онытырбыз дип өметләнәм”.

Хәтер көнендә “21 гасыр яшьләре”, “Бердәм Россиянең яшь гвардиячеләре” сугыш хатирәләре кайтавазын шигырь, җырлар аша ишеттерде, “Шатлык” лагереның “Яшь армиячеләре” чыгыш ясады.

Фронтта һәлак булганнар истәлегенә чәчәк салдылар. Аларның рухы шат булсын. “Тынычлык агачы”на теләкләре язылган тасма бәйләүчеләр дә күп иде. Теләк бер: “Илләр тыныч булсын, сугышлар башка кабатланмасын!”

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International