Ияләнде бер болыт...

2017 елның 23 июне, җомга

Ияләнде бер болыт...

Моңа охшаш җәйләрнең булгалаганы бар иде. 1978 елның хикмәтләрен һич тә онытырлык түгел. Төшкә кадәр кояш, төштән соң яңгыр. Давыл да, 50 градуска җиткән салкыннар да шул елны булды.

Дөрес, алда әле җәйнең башланмаган июль, август айлары бар. Чын җәйне шунда күрербез, дип өметләник.

Беркөн Арча болыныннан төргәкле печән төягән “КамАЗ”лар менеп бара. Кызык булып китте, хәзер кайберәүләр капка төбендәге үләнне дә чапмый. Ә монда болын кадәр болынга тотынганнар.

Әлеге печәнчеләрнең Шушмабаштан ук килгәннәрен белгәч, тагын да кызыграк булып китте.

– Яшь бозаулар өчен менә дигән печән, бик яратып ашыйлар, – ди “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. – Безнең якта көн саен яңгыр, болытлар “егылып” кына төшә, ә Арча тирәсендә печән әзерләп була әле. Бездә андый болыннар да юк бит. Чыгымы бар, билгеле, әмма андый печәнне тагын каян табасың?!

Йөз тоннадан артык “бәти печәнен” төргәкләр белән алып кайтып пленка белән төрәләр (сыйфаты югалмасын өчен, ди җитәкче)

Шушы көннәрдә генә хуҗалыкларда чәчүлекләрне кабул итеп йөрдек. Коры елгалар, ерганакларда тездән үлән, ниндие әле! Җиләгенә кадәр бар. Аны ашаган малга дару да кирәк булмаячак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе
мәгълүматларына караганда, “Курса МТСы”, “Үзәк” ширкәтләре дә бозаулар өчен печән әзерли.

21 июньдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән “Игенче” ширкәтендә булдык. Бүгенге көндә иң күп сенаж салган хуҗалык бу. Яңгырлар аларда да ява.

Ширкәт җитәкчесе Илнар Гайнетдинов, баш агроном Марат Вахитов сенаж траншеясы янында да, басуда да булырга өлгерәләр.

– Программа буенча эшләнгән 4 мең тонна сыешлы траншея бу, – ди җитәкче. – Шуның 1500 тоннасы салынды инде. Иң мөһиме – массаны таптату, бу эш тәүлек буе тукталмый. Консервантлар да кушабыз.

Сенаж тукранбаштан салына. Гомумән, сенажны бу хуҗалыкта кузаклы культуралардан гына салалар.

Яшел массаны уруда Илнур Хәсәнов, Хәлим Вилданов, ташуда Ришат Закиров, Морат Хисмәтуллин, Ильяр Җәләлетдинов, Садыйр Әхмәтҗанов, Фаил Исхаков өлгерлек күрсәтә. Фәнил Дәүлиев белән Рәфкать Мөхәммәтгалиев яхшылап таптатып торалар.

Сенажның салган өлешен каплап та баралар, бу сыйфатка зыян китермәү өчен эшләнә.

22 июньгә район буенча бер шартлы терлеккә 0,39 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Игенче”дә 4 центнерга якын. “Кырлай”да 2 центнердан артык. “Казанка” хуҗалыгында төрелгән сенаж әзерли башладылар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International