Мин аннан сорашып, умартачылыкның серләренә төшенергә булдым. Баксаң, Мәсәлимовлар гаиләсендә әлеге һөнәр нәселдән-нәселгә күчеп килә икән. Иң беренче булып, бал кортларын тотучы карт бабасы Йосыф булган. Ул умартачылык серләренә үзенең улы Мәсәлимне өйрәткән, ә Мәсәлим исә белемен улы Әнвәрбиккә һәм оныгы Даниярга тапшырган. “Мин кечкенә чагымда әтием белән “Пчеловодство” дигән журнал укый идем”, – дип, искә ала Данияр абый. Әтисенең умартачылык буенча ярдәмлек китаплары да бик күп булган. Аның белән беррәттән кечкенә Данияр да умартачылык эшенә керешкән. Умартачының эше нәрсәдә чагыла соң? Әгәр дә сез эш җәй көне бал суыртып алу белән тәмамлана дисәгез, ялгышасыз. Ел дәвамында башкарылган эшләр турында Данияр абый сөйләп китте.
Эш яз көне умарталарны чыгару белән башланып китә. Көннәр салкын булса, бал кортларына зыян килергә мөмкин. Саклану чарасыннан карга көл яисә салам сибәргә кирәк. Бу бал кортларына салкын тимәсен өчен эшләнә. Аннары умарталарны чистартып, оялары алыштырыла, артык рамнар алына. Әле салкын кыштан яңа гына чыгып килгән бал кортлары көчсез була. Тиз үрчесеннәр өчен аларга бал куялар. Шуның белән язгы эшләр тәмам.
Эссе җәйләр җитә, бөтен җиргә чәчәкләрнең хуш исләре тарала, кояш җылыта, рәхәт... Ял итәргә менә дигән вакыт! Ләкин умартачылар өчен түгел. Җәй яңа рамнар өстәлә, ясалма кәрәзләр куела. Ояда ике ана корт барлыкка килүгә күч аерылып чыга. Күчне җыеп алып яңа умартага ябалар. Күч чоры тәмамлануга, кортлар бал җыярга керешә. Гадәттә, балның күпме күләмдә җыелганын белер өчен “контроль” умартаны үлчәүгә куялар. Бал суыр-
тылгач, бал кортларын кышка әзерли башлыйлар. Махсус мендәрләр ярдәмендә ояны җылыталар, төрле авырулардан саклар өчен профилактика ясыйлар. Температура 10 градустан түбән төшкәч, умарталарны кертәләр. “Безнең чүнниктә кортлар өчен махсус өй бар”, – дип искәртә Данияр абый. Каеннар белән урап алынган, җиләк-гөмбә, төрледән-төрле чәчәкләргә бай чүнник умарта тоту өчен менә дигән урын. Уңышка килгәндә, һава торышы яхшы торган елларда бер умартадан 50 килограммга якын бал алырга мөмкин. Балның да төрле сортлары була. Ул нинди чәчәктән алынуына карый. Мәсәлән, карабодай чәчәгеннән бал куе һәм караңгы, ә юкәдән исә сыек һәм ачык төстә була.
Умартачылык белән шөгыльләнү күп көч һәм вакыт таләп итә. Бал кортларын тоту өчен чисталык һәм үз эшеңне ярату кирәк. Әгәр дә син үз эшеңне тиешенчә белмисең икән, уңышка ирешеп булмый. Хәзерге вакытта Данияр абыйга улы Айнур булыша. Умарталарны арттыруда Айнурның көче күп кергән. Ул бөтен ояларны үз куллары белән эшләгән, кышын кортлар саклар өчен өй салган.
Кыш көннәрендә Данияр, тормыш иптәше Вилена, улы Айнур, һәм кызы Назлыгөл белән бер өстәл артына утырып, яңа балдан авыз итеп, чәй эчәргә яраталар. Эш беткәч ял итәргә дә ярый бит. Үз тырышлыгыңның нәтиҗәсен татып карау үзе бер рәхәт.
Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА