Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттан тыш утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин алып барды.
– Бүген без монда Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының “Производствода бәхетсезлек очрагы турында”гы хаты буенча жыелдык, – дип сөйләде Илшат Галимуллин. – Транспорт, төзелеш, авыл хуҗалыгы иң хәтәр, проблемалы тармаклар. – Эш урынында хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен куркынычсызлык кагый- дәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Хезмәт кешесенең гомерен, иминлеген саклау буенча белгечләр тарафыннан таләп катгый булырга тиеш.
Районда хезмәтне сак-лау, эш урынында кешенең иминлеген тәэмин итү максатыннан нәрсәләр эшләнә соң? Бу турыда район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров чыгыш ясады. Белгеч предприятиеләр арасында хезмәтне саклау буенча оештырылган смотр-конкурсларның нәтиҗәлелеге турында сөйләде. 2016 елда республика күләмендәге конкурс нәтиҗәләре буенча “Арча МСОсы” ширкәте – 1нче, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 3нче урынны алган.
– 2016 елда конкурс- ларны оештыруда әйбәт эшләгән өчен безнең район башкарма комитеты министрлыкның Дипломы белән бүләкләнде, – диде.
Мулләхмәт Әскәров хезмәтне саклау, техника һәм янгын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча белгечләр белән семинар-киңәшмәләр, Хезмәтне саклау көннәре үткәрүләре турында сөйләп, мондый очрашу-сөйләшүләрнең кирәклеген ассызыклап үтте. Шулай ук районда производство объектларындагы иминлек шартларын күзәтү буенча координацион советның эшче төркеме эшләве дә әйтеп үтелде.
– Эшче төркемнең тикшерү нәтиҗәләре буенча урыннарда күчмә утырышлар үткәрәбез, проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, – дип сөйләде ул. – Район предприятиеләре һәм оешмаларындагы хезмәт шартларына бәя куела, моның буенча аерым эш алып барыла.
Быел эш урынында үлем очрагы килеп чыккан “Стройсервис” ширкәте җитәкчесе Рафик Мингалиевка сүз бирелде.
– Төзелештә 30 елдан артык эшләп, эш урынында зур бәхетсезлек очрагы булмады, – дип борчылып сөйләде ул. – 2 июньдә иртәнге сәгать 8дә егет измә болгаткыч машинаның эченә керә, икенчесе машинаны эшләтеп җибәрә. Имгәнүләрдән егет үлә. Буген бу эш белән прокуратура, тикшерүчеләр шөгыльләнә. Мондый коточкыч хәлнең килеп чыгуын берничек тә аңлап булмый. Әмма мин җавап- лылыкны үз өстемнән төшермим. Бүген төзелештә хезмәтне саклау эшен тагын да көчәйттек. Көн исән-имин эшләү турында сөйләшүдән башлана.
Иң кыйммәт нәрсә – кеше гомере. Өзелгән гомерне кире кайтарып булмый.
Румия НАДРШИНА