Үзен котларга килүчеләрне ишегалдында аягүрә, зурлап килгәннәре өчен рәхмәтләр укып каршы алды юбиляр.
Арчада яшәүче Анна Москалеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резидә Галиуллина килде һәм РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Апайкина Гарь авылында 5 балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә Анна Михайловна. 1948 елда алар Виктор Алексеевич белән гаилә кора, 5 балага гомер биреп тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүгенге көндә ире дә, бер кызы да дөньяда юк инде…
Авылда яшәгәндә төрле эштә эшли Анна Михайловна. Гаилә Арчага күченгәч крахмал заводында, аннан соң, 20 елдан артык милициянең сак хезмәте бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыга ул. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә ул улы белән килене тәрбиясендә барлык уңайлыклары булган йортта гомер кичерә. Бакчаларында чәчәк, өйдә тәрәзә төп-ләре тулы гөлләр! “Киленем үстерә, чәчәкләр ярата ул, — ди әби. — Мине карап, тәрбияләп торганнары өчен улым белән киленемә рәхмәт. Башка балаларым еракта яшиләр”.
Розалия ЗИННӘТОВА