28 июньдә район хуҗалыкларының иң алдынгы сыер савучылары, технологлар “Казанка” хуҗалыгының Казиле авылы янындагы җәйләүгә җыелды.
Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде, конкурста уңышлар теләде.
Конкурсның баш хөкемдары, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов бәйгеләрнең шартлары белән таныштырды. Сыер савучыларга да, технологларга да теория өлешендәге сорауларга җавап биргәннән соң, белемнәрне, тәҗрибәне, өлгерлекне эшләп күрсәтергә кирәк булачак.
Хөкемдарлар командасы көчле – үзебезнең районныкыларга күрше Әтнә, Биектау районнары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре дә ярдәмгә килгән.
Әлеге ярышлар менә икенче ел инде, шушы урында уза. Табигате искиткеч матур, ак халатлы хатын–кызлар аңа тагын да ямь өсти. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырлар бүләк итә. Имтихан тотасы булса да, барыбер бәйрәм рухы сизелеп тора.
Сыер савучылар теория буенча имтихан тотканнан соң саву аппаратларын сүтеп җыю, сыер саву буенча ярыштылар. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова җиңде. “Игенче” ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова – икенче, “Казанка” хуҗалыгыннан Лилия Мәрдәнова өченче урында.
Технологлар арасында “Северный” ширкәтеннән Равил Хаҗиев беренчелекне яулады. “Игенче” ширкәтеннән Булат Гарәпшин – икенче, “Ашыт” ширкәтеннән Зөфәр Халиков өченче булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. Ул район терлекчеләренә уңышлар теләде, конкурс үткәрүдәге хезмәте өчен “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировка рәхмәт әйтте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Арча районының терлекчелектә соңгы вакытта уңай нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте, алдынгыларга бүләкләр тапшырды. 2020 елга республика буенча уртача савымны 6000 килограммга җиткерү бурычы куелды, сезгә дә шуңа омтылырга кирәк”, – диде ул.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов конкурсны оештыруда ярдәм иткән җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ